Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

03.11.2014 15:39

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!  

Мөхтәрәм җәмәгать!

Күпмилләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Коръәндә әйтелгән: “Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе,  13 нче аять)”.

Республикабыздагы бердәмлек ул, милләтләр килешеп яшәвенә күркәм бер үрнәк. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын, үсешен тәэмин итүче күрсәткеч дип саныйм.

Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Россиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән.

Тарих кабатлана килә, 21 гасыр бусагасында да буыннар арасындагы бәйләнешне, халкыбызның тарихи, мәдәни, рухи кыйммәтләрен саклау, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү сораулары калка.

Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт сорап кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, төрле халыкларга үзара килешеп,  дустанә яшәргә ярдәм итсә иде.

 Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана