Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Республика көне уңаеннан котлавы

28.08.2015 15:59

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Республикабызның яңа чор тарихы ике дистә елдан артык вакытны үз эченә ала. Бүген без Татарстан суверенитеты турындагы Декларациягә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. Мәгълүм булганча, моннан чирек гасыр элек Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителде. 1990 елның 30 августы тарихка Татарстан һәм, гомумән, Россия Федерациясе үсешенең яңа юлларын билгеләгән мөһим көн буларак керде.

Елдан-ел республикабыз икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәдә яңа үрләр яулый бара. Безнең төбәк халыкара спорт чаралары, фәнни конференцияләр, мәдәни фестивальләр аша дөнья күләмендә таныла. Әлбәттә, бу Татарстан җитәкчелегенең тырыш һәм үрнәк эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең үсешкә ия һәм илнең этнокультура төрлелеге чагылыш тапкан төбәге. Бездә яшәүче төрле милләт вәкилләре рухи яктан ныгырга, үзләренең дини традицияләрен сакларга омтылалар. Алга таба да Татарстан Россия алгарышына, аның берлеген саклауга һәм рухи яктан үсешенә зур өлеш кертер дип ышанам.

Раббыбыз Татарстанда яшәүче һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт бирсен, туган җиребезгә тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә язсын. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп әйләсен.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана