Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

23.09.2015 11:01

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм җәмәгать!

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне Корбан гаете белән котлыйм! Күркәм бәйрәмебез Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын! Барчаларыбызга иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен!

Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу ул Раббыбызның бер әмере. “Кәүсәр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал” (Кәүсәр сүрәсе, 2 нче аять), - дип боера.

“Хаҗ” сүрәсендә әйтә: “Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә ризык булырга тиешле, дүрт аяклы малларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Сезнең Раббыгыз – Ул бердәнбер - Аллаһ. Шулай булгач, Аңа тәслим итегез. (Ий, Мөхәммәд) син ихлас күңеллеләрне һәм тыйнак итәгатьчеләрне сөендер. (“Хаҗ” сүрәсе, 34 нче аять)”, - ди.

Корбан бәйрәме изге сәфәр – хаҗ кылу тәмамланган көн дә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйтә: “Аллаһ каршында көннәрнең иң бөеге – Корбан бәйрәменең беренче көне, аннан соң хаҗилар Минәдә карар кылган икенче көндер”, - ди.

Безнең ватандашларыбыз да миллионлаган мөселманнар белән бергә Кәгъбада очраша. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабуллардан кылсын һәм туган илебезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Аллаһы Тәгалә күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалган корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы

мөселманнары Диния

нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана