Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның гашура көне белән котлавы

22.10.2015 11:20

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм мөселманнар!

Хиҗри календаре буенча беренче ай – мөхәррәм мөселманнар өчен мөбарәк айлардан санала. Гашура мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 23 октябрьгә туры килә. Гашура көне мөкатдәс мөхәррәм аеның олы бер көне.

Аллаһ Тәгалә бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан. Шушы көндә бик күп пәйгамбәрләр төрле золымнардан котылган. Болардан башка да бу көнне бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең бу көн хакында хәдисләре бар.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: “Мөхәррәм аеның Гашүра көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.

Барча мөселман кардәшләремне бу көнне Коръән сүрәләре, салаватлар укырга, сабыйларны, якыннарыбызны сөендерергә, сәдакаләр өләшергә, мәрхүмнәр рухына догалар кылырга, саваплы гамәлләр эшләргә чакырам. Бер кеше бу көндә бер изге гамәл кылса, ул кемсәгә Аллаһ Тәгалә бик күп саваплар бирер. Гашура көнендә бирелгән тузан бөртеге кадәр сәдака өчен дә Раббыбыз Өхед тавы зурлыгында әҗер-саваплар бирергә вәгъдә иткән.

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә илебезгә тынычлык, тотрыклылык бирсен, һәрбарчабызга нык һәм сабыр булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана