Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид бәйрәме белән котлавы

22.12.2015 16:32

Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм!

Мәүлид ислам динен кыйммәтләгән, зурлаган кичәләрнең берсе. Чөнки бу кичәдә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд  салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган вакыты миляди исәпнең 571 нче елына туры килә, рәбигыләүвәл аеның 11-12 нче көннәре арасындагы кичә дип исәпләнелә.

Сөекле Пәйгамбәребез кешеләрнең иң юмарты, иң күркәм холыклысы, иң сабыры һәм иң мәгърифәтлесе булган һәм ул бар кешелек дөньясына Коръән нурын, ислам әхлагын җиткергән.  Аллаһы Тәгалә Изге  китапны  Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: “Ий Мөхәммәд! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә!” (“Юныс”сүрәсе, 58 аять).

Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең игелекле үгет-нәсихәтләре, хәдисләре Раббыбыз кушканча яшәргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, туры юлдан барырга ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе – безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате.

Аллаһ Рәсүле бар галәмгә рәхмәт буларак җибәрелгән. Коръәндә “Әнбия” сүрәсенең 107 нче аятендә бу хакта: “(Ий, Мөхәммәд!) без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек”, - дип әйтелә. 

Мәүлид  - Аллаһ Рәсүле дөньяга килүгә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт. Бу кичәдә сәдакаләр бирү, догалар кылу, салаватлар әйтү саваплы гамәлләрдән санала. “Мәүлидне олылаган һәр кеше ислам диненең җанлануына ярдәм итә”, – дип әйткән дин белгечләре.

Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! Амин.

Татарстан мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана