ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

10.05.2016 09:29

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Безнең бабаларыбыз кыйммәте булмаган тынычлыкны һәм ирекне зур дәрәҗә һәм батырлык  белән яклаган Бөек Ватан сугышы сабагын онытырга хакыбыз юк.  

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган бәндә Аллаһка да рәхмәтле түгел” (имам Әхмәд, Әбу Давыд, Тирмизи). Шуның өчен дә без аяз күк йөзен бүләк иткән бабаларыбызга бурычлы. Картларга бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә  ярдәм итү, яхшы-җылы сүзләр белән күңелләрен юату, таяныч булу мөһим.

Мөселманнар һәрвакыт гаделлек һәм тынычлык өчен актив  көрәшчеләр булганнар. Бөек Ватан сугышы елларында да мөфти Габрахман Рәсүлев илебезне фашистлардан сакларга чакырып, җиһад игълан иткән фәтва чыгарган.

Җиңү көне ул төрле халыклар һәм диннәр бердәмлеге билгесе, чөнки иң авыр вакытларда аларга бергәләп җиңү яуларга туры килгән һәм бу җиңү көчле ихтыярлы кешеләрнең оныкларына бүләк булып ирешкән. Тынычлык кыйммәтен югалтмау, бергәләшеп милли һәм дини түземсезлеккә каршы көрәшү безнең бурыч.

Без үз гомерләрен кызганмаган бабаларыбызны хәтеребездән чыгармыйбыз, ветераннарыбыз өчен догалар кылабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән кешелеккә куркыныч сынаулар җибәрмәвен, безне экстремистлар, террорчылар һәм адашкан кешеләр утыннан саклауны сорыйбыз.

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән Җиңү һәм киләсе буыннарның иреге өчен көрәшкән барлык ветераннарга рәхмәтемне белдерәм.

Раббыбыз безне рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Амин!

Татарстан мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана