ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ УРАЗА ГАЕТЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

01.07.2016 14:54

Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Ураза гаете белән котлыйм!

Һәр мөселман өчен Ураза Гаете иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Ураза тәмамлануын белдерүче бу бәйрәм бар җиһанны яралткан Аллаһка мәхәббәтебез билгесе. Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: «Әгәр минем өммәтем кешеләре Рамазанның савабы ни дәрәҗәдә зур икәнен белсәләр, алар Рамазан ел буе дәвам итүен теләр иделәр». Аллаһы Тәгалә кушканнарга хөрмәт күрсәткән татарстанлыларга үземнең ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Соңгы елларда ураза һава температурасы иң югары билгеләргә күтәрелгән җәйге айларга туры килә. Аллага шөкер, бу юлы безгә бернинди киртәләр дә Аллаһ каршындагы бурычларыбызны үтәргә, мохтаҗлар өчен тагын да күбрәк миһербанлы  гамәлләр кылырга комачауламады.

Шуның белән бәйле рәвештә безгә һәрвакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен истә тотарга кирәк: «Кем күршесе ач икәнне белә торып, йокларга ята, шуның иманы зәгыйфь һәм ихлас түгел!».

Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар, чөнки хәдисләрдән билгеле булганча: «Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы».

Ураза тотучыларның догалары кабул булып, кешеләр үзләренең гөнаһларыннан арына алса иде! Изге Рамазан дәвамында Аллаһ Раббыбызга гыйбадәт кылып омтылган мәңгелек тормыш кыйммәтләре һәр мөселманның төп максаты булсын.

Ислам традицияләре, башка дөньяви диннәр кебек үк, гаделлек, мәрхәмәтлелек, игелеклелек кебек мәңгелек кыйммәтләргә һәм якыннарыңны нинди милләттән, диннән булуына карамастан кайгыртуга нигезләнгән.

Раббыбыз татарстанлыларга ике дөнья рәхәтен бирсен, барлык традицион конфессияләргә тыныч һәм килешеп яшәргә, гыйлем белән өммәтебезне ныгытырга ярдәм итсен! Амин!

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы

мөселманнары Диния

нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана