ТАТАРСТАН МӨФТИЕНЕҢ РӘҖӘБ АЕ УҢАЕННАН МӨРӘҖӘГАТЕ

29.03.2017 09:21

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе - Рәҗәб ае җитте. Мөбарәк Рәҗәб ае барлык мөселманнарга таныш булган гаҗәеп вакыйгалар белән билгеле: Исра – сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәдне ﷺ   төнге сәяхәте һәм Мигъраҗ - аның күккә ашуы. Мигъраҗ  кичәсендә мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелде: 5 вакыт намазның фарыз булды, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелде һәм Пәйгамбәребезгә ﷺ   кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелде.

Шулай ук бу изге айда, Рәгаиб кичәсе алдыннан Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең ﷺ әти-әнисе Габдулла белән Әминәнең никахлашу көне була. Быел бу кич  30 мартка туры килә. Пәйгамбәребез ﷺ бу уңайдан Аллаһка шөкерләр кылып, дога укыган, нәфел намазлары кылган, ураза тоткан һәм сәдака биргән. 

Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия. Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең ﷺ уразаны, Рамазаннан соң, иң күбе шушы айда тотканлыгы билгеле. Пәйгамбәребез ﷺәйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр”.

Аллаһы Тәгалә безнең барчабызга шушы көннәрне тиешле гыйбадәтләр кылып үткәрергә насыйп итсен, Үзенең ризалыгына ирешер өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен.

Татарстан мөфтие                     Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана