Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

14.10.2013 11:30

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Корбан гаете белән котлыйм! Күркәм бәйрәмебез – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Корбан бәйрәме - Аллаһы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылу аша туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм башка бик күп кардәшләребез белән якынаю көне ул.

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә вәҗеб булган изге гыйбадәтләрнең берсе. Мөмкинлеге булган мөселманнар Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу өчен корбан чала.

Корбан бәйрәме - Исламның бишенче шарты булган фарыз гамәл хаҗ кылу тәмамлану көне дә. Миллионлаган хаҗилар һәм алар арасында безнең дә ватандашларыбыз, мөселманнарның изге йорты – Кәгъбада очраша. Кардәшләребез бөтен тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, туган җирләреннән меңләгән чакрым читтә Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп хаҗ кыла, Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет багълап Корбан чалу йоласын башкара.

Пәйгамбәребез (сгв) бер хәдисендә әйтә: “Аллаһ каршында көннәрнең иң бөеге –Корбан бәйрәменең беренче көне”, - ди. Аллаһуның иң бөек көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен өләшергә язсын! Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана