Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

08.07.2013 10:57

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык айларның солтаны булган изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

Мөбарәк рамазан ае – барлык гөнаһлардан арыну, рухый яктан пакьләнү, миһербанлылык, шәфкатьлелек һәм юмартлык ае. Аллаһ Раббыбыз безгә бу мөкатдәс айда изге максатларыбызга ирешергә, җәннәткә якынаерга күп мөмкинлекләр биргән, шуңа күрә аның һәр мизгеленең кадерен белеп, югары бәяләп, зур җаваплылык белән үткәрик. Бу айда Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәт ишекләрен ача, игелекле гамәлләребез өчен савапларны күпкә арттырып бирә, шуны һәрвакыт истә тотсак иде.

Рамазан аена карата мәрхәмәтебез, аны зурлавыбыз – якыннарыбызга, мохтаҗларга, фәкыйрь-зәгыйфьләргә күрсәткән ярдәмебез ул. Кешеләргә һәрвакыт ачык йөз белән мөрәҗәгать итик, мохтаҗларның, ятимнәрнең күңелләрен шатландырыйк, туган-тумача, кардәшләребезнең хәлләрен белик, аларны да рамазан ае белән котларга онытмыйк, шул вакытта, иншАллаһ, безне кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтәр, изге теләкләребез кабул булыр.

Рамазан аенда һәркайсыбызга күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

ҮДО-ТР МДН рәисе, мөфти

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана