Ислам динен рәсми кабул итү көне белән!

21.05.2013 10:59

Хөрмәтле татарстанлылар! Республикабыз 21 майда – Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көнен билгеләп үтә.

922 елда халкыбыз, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән, үзенең тарихи юлын сайлый. Без күп гасырлар дәвамында, динебезгә тугры калып, бабаларыбыз традицияләрен хөрмәт итәбез. Бу тарихи датаны бәйрәм итү ул, мөселманнарның Россиядә җирле халык булуына һәм Ислам дине – төрле халыклар өчен традицион конфессияләрнең берсе икәнлеккә дәлил.

Ислам һәрвакыт гаделлеккә, җаваплылыкка, әхлаклы, зирәк, шәфкатьле-мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Шуңа күрә дә ул үз вакытында Россия халыклары арасында киң таралыш ала һәм Идел Болгар дәүләте дә читтә калмый. Нәкъ менә Ислам кабул итүе белән безнең халык зур уңышларга ирешә.  

Татар халкы һәрвакыт гыйлемле халык буларак дан тоткан. Татар мөселман галимнәре бик күп китаплар язган, зур мирас калдырган.  Бүген мирасыбызны торгызуга, дини мәгарифкә аеруча зур игътибар бирү һәм мирасны безнең буынга җиткерү мөһим.

Күп гасырлар дәвамында зур тәҗрибә тупланган. Бүген без, Аллаһы Тәгаләдән алга таба да, Исламның бөеклеген һәм күркәмлеген бабаларыбыз кебек үк күрсәтеп, динебез кыйммәтләрен  халкыбызга җиткерергә мөмкинлекләр бирүен сорыйбыз!

 Камил хәзрәт Сәмигуллин,

ҮДО-ТР МДН рәисе, мөфти

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана