Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Республика көне белән котлавы

29.08.2013 17:32

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм татарстанлылар! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Елдан-ел республикабыз үсеш ала һәм яңа икътисади, мәдәни үрләргә ирешә, Аллага шөкер, халкыбыз бәрәкате арта бара. Шулай ук без рухи яктан да ныгый барабыз: дини кыйммәтләргә мөрәҗәгать итүчеләр, изгелек һәм мәрхәмәт төшенчәләренә таянучылар күбәя. Бөтендөнья күләмендә   Татарстан конфессияара, милләтара татулык, толерантлык саклануы өчен югары бәяләнә, бу күркәм үзенчәлекләр республика йөзен билгели. Быел Казанда уздырылган Универсиада да моны чираттагы тапкыр исбатлады.

Безгә алга таба да республикадагы тормыш яхшы булсын, балаларыбыз, оныкларыбыз Татарстанда яшәүләре белән горурлансын өчен тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә республикабызны үзенең  рәхим-шәфкатеннән ташламасын: һәр өйгә, һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, муллык, бәрәкәт юлласын иде!

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

ҮДО-ТР МДН рәисе, мөфти

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана