Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның Яңа Хиҗри елы башлану уңаеннан мөрәҗәгате

25.11.2011 11:02

Хиҗри ел исәбе буенча санаганда, Яңа ел изге Мөхәррәм аеның беренче көнендә керә. Дөньяви бәйрәм буларак җәмәгатьчелек тарафыннан билгеләп үтелмәсә дә, әлеге көндә дөньядагы күп кенә мәчетләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (сгв) 622 елда Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күченүенә багышлап вәгазьләр укыла.

“Мөхәррәм” сүзе гарәпчәдән “тыелу” дигән мәгънәгә ия. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә  4 айда (Рәҗәб, Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Мөхәррәм ае да әлеге изге айлар исәбендә.

Коръәни-Кәримдә дә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, ди.

Барыбыз да белгәнчә, ислам динендә ураза тоту – фарыз гамәл һәм ул изге Рамазан аенда үтәлә. Шулай да башка айларда да ураза тоталар. Мөхәррәм аенда ураза тоту шулай ук саваплыдыр. Ураза вакытында ашамый һәм эчми торып, якынлык кылудан тыелып, иң беренче чиратта сабырлыкны чыныктырабыз,  нәфесесебезгә хуҗа булырга өйрәнәбез. Караңгылык иңү белән әлеге тыелулар төшерелсә дә, кеше үзенең нәфесеннән өстен булырга өйрәнә, иманы ныгый.

Әлеге изге Мөхәррәм аенда игелекле, изге гамәлләр генә кылып, ятимнәргә, хәер ияләренә, мохтаҗларга булышырга кирәк.

Һәрбер мөселман әлеге айны Аллаһы Сөбхәнәхү вә Тәгалә юлында үткәрергә тиеш. Дөньяви Яңа елга карата “Ничек каршы алсаң, шулай үткәрерсең” дип әйтәләр. Дөресен генә әйткәндә, әлеге гыйбарә мөселман Яңа елына да туры килә: Мөхәррәм аенда үзеңне дөрес, хакыйки юлда гына тотып, тыелганнардан тыелып яшәсәң, киләсе елың да шулай булыр. Әлеге изге айда кылган гамәлләребезнең әҗер-савапларын ел буена гына түгел, киләсе дөньядада татырга насыйп әйләсә иде!

Татарстан Республикасы

мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана