Ислам – сәламәт җәмгыять нигезе

22.02.2013 11:03

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) болай дигән: “Сез барыгыз да көтүчеләр һәм сез барыгыз да үзегезнең көтүегез өчен җаваплы (кемнәр өчен җавап бирергә тиешсез, шулар өчен җаваплы)”. Бу хәдис ир-атлар турында һәм алар өчен язылган. Чөнки Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү, ирләренең күңелләрен күрү сәләтен, ә ир-атларга гаиләләрен яклау өчен көч-куәт биргән.

Нәкъ менә шуңа күрә, һәр сәламәт ир-атка җаваплылык хисе хас. Мөселман кешесе үзе турында гына уйлый алмый. Беренчедән, никах – иманның яртысы, ә бу Аллаһы Тәгалә һәм җәмәгатьчелек каршында – зур җаваплылык. Моннан тыш, ир-атларда физик көчләрен куллану ихтыяҗы бар. Бу бары тик ир-атның гына гаилә һәм ил сакчысы була алуы турында сөйли. Әлеге табигый сыйфат соңгы вакытта кими башлады. Җәмгыятьтә балалар өчен куркыныч күренешләр барлыкка килде, гаилә институтының абруе кимүе һәм идеология системасының таркау булуы күзәтелә.

Мөселман үзен иҗтимагый алгарышның этәргече буларак хис итеп, үзенең тырышлыгы һәм берөзлексез көрәше нәтиҗәсендә нәселе, халкы һәм иле тагын да көчлерәк булуына инанып тәрбияләнә. Бу – дөньякүләм диннәрнең барысының да идеологиясе. Без моны нигезләп, алдагы буыннарга да җиткерергә тиеш.

Мөселман ир-аты көчле кеше, яхшы гаилә башлыгы, тәрбияле һәм кайгыртучан ул, чын дус һәм эшендә намуслы хезмәткәр булырга тиеш. Болар барысы да җаваплылык хисе булганда гына мөмкин. Ә җаваплылык – Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычыбыз. Ул безгә чын ир-ат булу өчен бөтен мөмкинлекләрне дә биргән. Бу – без барыбыз да омтылырга тиешле идеал. Бу – рәсүлебез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үрнәге.

“Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман”. (“Бәкара (Сыер)” сүрәсенең 228 нче аяте).

Ир-атларда җаваплылык дәрәҗәсе, һәрчак, безгә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән физик көчебез һәм хисси куәтебез сәбәпле, күбрәк булачак. Шуңа да рәхмәтле һәм җаваплы булыйк.

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана