Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Хөрмәтле татарстанлылар!

23.11.2011 11:04

БМОның 2005 елда чыккан карары нигезендә, ноябрьнең һәрбер өченче якшәмбесе юл һәлакәтләре корбаннарын бөтендөнья искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу елда ул 20 ноябрьгә туры килде.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен миллионнан артык кешенең гомере өзелә, 50 миллионга якын кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт ала. Статистика күрсәткәнчә, кешеләр үз гомерләренә һәм кеше язмышларына салкын, битараф карыйлар. Илтифатсызлык күрсәткән өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасыбыз барлыгын еш кына онытып җибәрәләр. Изге Коръәндә Аллаһы әйтә: “Үз-үзегезне үтермәгез! (моңа илтә торган гамәлләр кылып). Аллаһы һәрвакытта да (сезгә моны тыеп) мәрхәмәтлелек күрсәтә!”

Юл – хәвеф-хәтәрле урын, биредә җәяүле дә, машина йөртүче дә чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Еш кына саксызлык күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Һәлакәтләргә очраган кешеләр генә түгел, аларның якыннары һәм туганнары да олы кайгы кичерә.

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш һәм моны яшьтән үк аңга сеңдерергә кирәк. Һәлакәткә очраган кешеләрнең якыннарының сызлануларын күрү һәрвакыт авыр. Шуңа да, үзегезне һәм якыннарыгызны юл һәлакәтләреннән саклар өчен, сак һәм игътибарлы булырга кирәк, һәм әлбәттә, нинди генә очрак булмасын, юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә тырышыйк. “Сакланганны Аллаһ саклар!” дип юкка гына әйтмәгәннәр бит борынгылар.

Аллаһы Тәгалә барчабызны да хәвеф-хәтәрләрдән, юл һәлакәтләреннән сакласын һәм дөрес юл сайларга мөмкинлек тудырса иде!

Шулай ук республиканың барлык имамнарына мөрәҗәгать итәсем килә. Хөрмәтле хәзрәтләр! Намаздан соң автоһәлакәтләрдә зыян күргән яисә һәлак булганнарга аерым дога кылырга онытмагыз! Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә догаларыбызны кабуллардан кылса иде.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары

Диния нәзарәте рәисе, Мөфти                                                                 Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана