Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Мәүлид ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

11.01.2013 11:04

Тиздән мөселманнар өчен зур тантана, шатлык көне – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туган көне – Мәүлид бәйрәме җитә. Аны рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә билгеләп үтәләр. Сабый баланың дөньяга аваз салуы – аның әти-әнисе һәм туганнары өчен куанычлы вакыйга. Ә пәйгамбәр туу ул – бөтен дөнья өчен шатлык.

Коръәни-Кәримдә болай диелә: “(Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия (Пәйгамбәрләр)” сүрәсенең 107 нче аяте). Сөекле пәйгамбәребез туган көнне безгә шәфкать-рәхим иңә. Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребезнең (сгв) кешелек өчен мөһимлеген һәм күркәм сыйфатларын аңлаган очракта, Мәүлид ән-Нәби кебек көнгә битараф калып булмый.

Бу көнне бөтен дөнья мөселманнары Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) белән җибәргән рәхмәтен тагын бер кат төшенергә тырышырга һәм шөкрана кылып догалар укырга, пәйгамбәребезне мактап, салаватлар әйтергә тиешләр.

Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү – барлык мөселман халыкларына хас дини гореф-гадәтләрнең берсе. Ислам диненең күпчелек галимнәре бу көнне бәйрәм итү шәригать кануннары кысаларында башкарылса рөхсәт ителә, хәтта мәслихәт тә дигән фикердә. Бәйрәмне уздыру бит бары динебезне көчәйтә торган гамәлләрдән генә тора: бергәләп намазлар уку, салаватлар әйтү, Пәйгамбәребезнең (сгв) күркәм сыйфатлары турында сөйләшергә җыелу, догалар уку... Мәүлидне бәйрәм итүнең балалар өчен тәрбияви ягы да бар, чөнки бу көнне алар Пәйгамбәребез (сгв) турында еш ишетәләр, ә аның тормышын чагылдырган хикәятләр балаларны илһамландыра, күңелләрен баета.

Мәүлид – барлык мөселманнар өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү. Раббыбызга рәхмәтле булыйк, шөкрана кылыйк, дин кардәшләребез белән бергә пәйгамбәребезгә багышлап һәм дөнья мөселманнары арасында тынычлык урнашуын сорап догалар кылыйк.

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана