Диния нәзарәте: 2012 елда

14.12.2012 11:06

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!  Башкарган эшләребезгә берникадәр нәтиҗә ясый, киләчәккә яңа максатлар куя торган вакыт –  агымдагы елга йомгак ясар чак җитте.

Бүгенге көндә дин әһелләренә күпгасырлык ислам дине тарихы-мирасы булган Татарстанда дини эшчәнлекне нинди шартларда оештыруны, алып баруны аңлау, дөрес күзаллау бик мөһим. Татарстан Россия күләмендә толерантлык белән көчле, бу үзе үк зур шарт, таләп, җаваплылык булып тора. Моннан тыш, дөнья күләмендәге хәлләр безгә дә килеп җитте. Белгәнебезчә, чит илләрдә каршылыклы вакыйгалар китереп чыгаралар. Мөселманнар дөньясында бик катлаулы һәм күптөрле үзенчәлекләргә ия процесслар бара. Дистәләгән мөселман илләрендә төрле җәнҗаллар чыга, мөселманнарга бөтенләй хас булмаган гамәлләр кылына.

Әйтик, Ливиядә җирле халыклар үзара сугыша, үтерешә, Нигериядә, Суданда төрле дини агымнарның каршылыклары күзәтелә. Чит илләрдәге вакыйгаларның Россиягә дә йогынтысы сизелә. Динебезгә дошман булганнарның, экстремистик агымнарның куркыныч сәясәте бу  йогынтыны тагын да арттыра. Әлбәттә, дәүләт Исламны үстерүгә уңайлы шартлар тудырырга омтыла, мәчетләр салыну белән бергә дини мәгариф, мәгълүмат юнәлешендә күп эшләр башкарыла. 

Шул ук вакытта кыенлыклар күзәтелә, мөселманнарның рәсми оешмаларына радикал юнәлешләр тарафыннан информацион, җинаятьчел төсмердәге һөҗүмнәр оештырыла. Әгәр Россия күләмендә карасак, үтеп барган елда берничә  танылган остаз, имам үтерелде. Шулар арасында Сәет әфәнде әл-Чиркави да, Вәлиулла хәзрәт тә бар. Шушы коточкыч хәл Татарстанга да килеп җитәр дип күпләр уйламады да. Татарстандагы җәйге фаҗигале хәлләр күпләрнең нинди ниятләр белән йөрүен күрсәтте. Аерып әйткәндә, кемнәрнең Россиягә читтән кертелгән ят, безгә хас булмаган экстремистик идеология белән көрәшүен, кемнәрнең ислам дине сүзе артына качып җәнҗаллар куптаруын, тавыш чыгаруын һәм бәхәсләр тудыруын күрдек.

Бүгенге Россия күпмилләтле һәм күпдинле ил. Шул сәбәпле, дин әһелләренең хәленә керү, дин өлкәсендә конфликтларга юл куймау, аны булдырмый калу чараларын күрү – ил җитәкчесенең бурычы булып тора.  Хөкүмәт белән дин әһелләре   арасында  үзара  килешүгә корылган дустанә мөнәсәбәтләр дини эшчәнлекне уңай шартларда алып баруга ярдәм итә.  Безнең республика җитәкчелеге, Президент Рөстәм Миңнеханов та шушы яклы.

2012 елда Коръәннең “Казан басмасы” басылуга 225 ел тулу уңаеннан, мирасыбызны барлау һәм динебезне пропагандалау ниятеннән агымдагы елны “Татарстанда Коръән елы” дип игълан иттек. Май аенда Кол Шәриф мәчетендә Коръән хәтем кылынып, бөтен Татарстан һәм Россия мөселманнары өчен дога кылынды һәм дөньядагы иң зур Коръән быел Болгар шәһәрендә сафка баскан Истәлек билгесенә күчерелде. Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында игълан ителгән Коръән елы уңаеннан республикабызда үткән чаралар зур игътибарга һәм киләчәктә дә дәвамлы булырга лаек. Коръән елы кысаларында үткәрелгән “түгәрәк өстәл”ләргә, фәнни-гамәли конференцияләргә фән һәм дәүләт эшлеклеләре, каләм әһелләре, табиблар, хокук белгечләре һәм башка өлкәләрдән белгечләр җәлеп ителде. Кыскасы, игълан ителгән Коръән елы мөселманнарның Изге китабы – Коръәнгә игътибарны һәм ихтирамны арттырды, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып фикер алышырга этәргеч булды. Бу – үтеп бара торган елның иң зур казанышы дип әйтү дә артык булмастыр, мөгаен.

Икенче яктан, кызганыч, ел авыр хәлләр белән дә истә калды.

Май аенда без барчабыз Россиядән һәм чит илләрдән килгән кунаклар белән бергә Болгарга җыелып, күтәренке рух белән биредә яңа төзелгән Ак мәчет ачылышында катнаштык, июнь аенда Изге Болгар җыенын бик күркәм итеп уздырдык. Кызганыч, барча мөселманнар июль аенда көтеп алган рамазан ае (үзегез дә ишетеп, күреп тордыгыз) өстәмә авырлыклар – кыенлыклар тудырган җинаятьчел вакыйгалар белән үрелде. Әлбәттә, бу вакыйгалар ил-көнебезнең тынычлыгын алды, нәтиҗәдә, дин әһелләренә четерекле шартларда эшләргә туры килә. Шушы хәлләр аркасында  билгеле шәхес, күп еллар дәвамында дин өлкәсендә зур тырышлыклар куйган,  күренекле дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповның атып үтерелүе, әлбәттә, иң аянычы, тетрәндергәне булды. Аллаһы Тәгалә Вәлиулла хәзрәтнең рухын шат кылсын. Аны шәһитләр җөмләсеннән кабул кылса иде.

Бүгенге көндә республикабызда традицион хәнәфи мәзһәбен пропагандалау юнәлешендә күп эшләр башкарып киләбез. Алга таба да бу эшчәнлек дәвам итәр.

Нәзарәт, бернинди каршылыкларга  карамастан, үз эшчәнлеген актив төстә алып баруын дәвам итә. Агымдагы елда үткәрелгән чараларның берничәсен генә атап китү дә моны ачыктан-ачык күрсәтеп тора: Коръән елы кысаларында “Казан басмасы” нәшер ителде һәм барлык имамнарга, зыялыларга таратылды;  беренче тапкыр Казанда республикабыздагы дин әһелләренең барысына да имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды; мәдрәсә мөгаллимнәре аттестация үтте, ксенофобик һәм экстремистик агым-юнәлешләргә каршы төрле чаралар күрелде.

Узган ел Россиядә тәүге тапкыр Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты белән бергәлектә Имамнарның белемен күтәрү үзәге ачылган иде. Аллага шөкер, үзәктә узган уку елы дәвамында ике йөзгә якын муллабыз белемен ныгытты. Бу уку елы башлануга әлеге үзәк янә имамнарның белемен күтәрү өстендә эшен дәвам итә. Инде көзен биредә берничә район имамнары укып китте.

Диния нәзарәте каршында “Хәләл” стандартлар комитеты эшләп килә. Комитет белән хезмәттәшлек итәргә алынучы предприятиеләр саны арта бара. Җирлектәге оешмалар белән эшләүдән тыш, актив рәвештә халыкара симпозиумнарда, очрашуларда, рәсми сәфәрләрдә катнашу күзәтелә. Халыкара оешмалар белән элемтәләргә нигез салына бара. Моннан тыш, экспорт һәм импорт хәләл продукциягә контроль оештырыла башлады. Мәсәлән, Греция, Австралия, Уругвай илләреннән кертелгән хәләл итләрнең чынлап та хәләл булу-булмавына комитет экспертлары күзәтчелек итә. “Хәләл” комитеты үз эшчәнлеген республика, Россия төбәкләре белән генә чикләми, төрле чит илләр белән килешүләр төзеп алып баруны да бүгенге көн таләбе итеп куя.

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды ел дәвамында мохтаҗларга ярдәм күрсәтте, күп сандагы акцияләр, чаралар оештырды.

Диния нәзарәте үзенең хаҗ программасын булдырылды. Быелгы хаҗ аккредитация узган «Хезмәт-тур» һәм «ДУМ РТ Хадж» туроператорлары аша оештырылды. Беренче туроператор аша – биш йөзләп мөселман, ә икенчесе аркылы Татарстан, шулай ук Сембер, Самара һәм башка өлкәләрдә яшәүче меңнән артык милләттәшебез юллама алды. Оештыручылар һәм хаҗилар сүзләреннән аңлашылганча, агымдагы ел хаҗы югары дәрәҗәдә үтте. Казаннан туп-туры Мәдинәгә оча торган авиарейслар оештыруда да уңыш елмайды. Сәфәр алдыннан без Казанда һәм республикабызның төрле районнарында хаҗга әзерлек буенча лекцияләр үткәрдек. Дин сабаклары шулай ук Мәккәдә дә уздырылды. Мәдинәдә хаҗилар Әл-Хәрам мәчетеннән 100-150 метр ераклыкта гына урнашкан 4-5 йолдызлы кунакханәләрдә яшәделәр. Аларны ашату өчен бушлай «швед өстәле» оештырылды. Быелгы хаҗның тагын бер үзенчәлекле ягы күзәтелде: татар халкының барлык гореф-гадәтләрен истә тотып, корбан ашы оештырылды. Хаҗилар арасыннан булган Коръән-хафизлар Коръән укыдылар. Мәккәдә хаҗ кылган арада Изге Китапны тулысынча укып чыктылар. Хаҗны тиешле дәрәҗәдә оештырып чыгару өчен өлеш керткән барлык хәзрәтләргә дә рәхмәт белдерәбез.

Яшьләр белән эшчәнлекне дә аерым әйтеп үтү кирәк. Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Буа, Бөгелмә районнарында “Алтын урта” мөселман яшьләре җәмгыятенең филиаллары барлыкка килде, Ураза һәм Корбан гаетләрендә төрле акцияләр, файдалы чаралар уздырылды, һәрбер районда актив яшьләр мөхтәсибәт тирәсенә җыйнала башлады. Киләсе елда әлеге филиалларны калган районнарда да ачып, яшьләр эшчәнлеген көчәйтеп җибәрергә кирәк. Ни генә дисәк тә, яшьләр – милләтнең киләчәге, ә әхлаклы яшьләр – милләтнең өмете. Шуны онытмасак һәм яшьләр белән эшчәнлеккә аеруча зур игътибар юнәлтсәк иде.

Аерым дини газеталар чыгара торган мөхтәсибәтләр дә бар, сайтларның да саны артканнан-арта бара. Дини-агарту эшен массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы да алып бару мөһим. Интернет ресурсларда, матбугат чараларында үзебезнең күркәм эшләребезне чагылдырып бару – шулай ук безнең бурыч булып тора.

Бүгенге җәмгыятебезгә бердәмлек җитмәве үзен нык сиздерә: дөньяда булган тарткалашулар, бәла-казалар барысы да бердәмлек булмаудан килә. Әмма дин әһелләре арасында тынычлык, татулык иң беренче урында булырга тиеш. Үзебезнең гамәлләребез белән генә түгел, һәр сүзебез, тоткан кыйблабыз белән моны расларга, бер-беребезгә хәерхаһлы булырга тиешбез.

Бер-беребезгә карата битарафлык булырга тиеш түгел: бүген бер имамга сүз тидерсәләр, иртәгә сезгә дә пычрак атмаслар дип кем гарантия бирә ала? Шуңа да бербөтен булып эшләү, һәрберебездән уяулык сорала. Имам-хатыйб, мөхтәсиб, казый, мөфти һ. б. – без барыбыз да бер юлда, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын халыкка җиткерү юлында хезмәт куябыз. Әйтик, дисбенең бер гәрәбәсе генә төшсә дә, ул дисбе булудан туктаган кебек, безнең дә беребезгә генә тискәре сүз әйтсәләр дә, барыбызга да кагыла, шуны онытмасак иде. Сезнең эшчәнлектән канәгать түгелләр икән – бергәләшеп киңәшик, тел тидерәләр икән – сәбәбен карыйк, дөрес булмаган очракта уртага салып фикерләшик. Бердәм булган очракта гына динебезне үстерә, иманыбызны ныгыта, кыйблабызны саклый алачакбыз.

Барлык имамнарга, имам-мөхтәсибләргә, казый һәм республикабызда динебезне үстерүгә, ныгытуга, таратуга үзләреннән өлеш кертеп килә торган фидакарь затларга, нәтиҗәле эшләре өчен, олуг рәхмәтләребезне җиткерәм. Киләсе елларда да динебезнең асыл кыйммәтләрен үстереп, киләсе буынга тапшыруга барлык көчебезне куярбыз дип ышанып калам. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә куелган максатларыбызга ирешергә, бергәләшеп мөселман өммәтен үстерергә, ныгытырга, дини кыйммәтләрне күтәрергә насыйп әйләсә иде.

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана