Төркия Республикасындагы җир тетрәүгә бәйле рәвештә Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзовның мөрәҗәгате

25.11.2011 11:06

Төркия Президенты Абдуллаһ Гөлгә

Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганга

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Төркиядәге җир тетрәү нәтиҗәсендә үз якыннарын югалтканнарның, әлеге бәла-казада зыян күргән төркиялеләрнең тирән кайгысын уртаклашам.

Зарар күрүчеләргә булдыра алганча ярдәм итүегезгә шигебез юк. Хәзерге вакытта бигрәк тә һәлак булганнарның гаиләләре ярдәмгә мохтаҗ, аларга югалту газабын кичерергә ярдәм итү кирәк. Без дә үз чиратыбызда аларга Аллаһыдан сабырлык һәм җибәрелгән сынауларда сынмауларын сорап калабыз.

 

 

Ихтирам белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния

нәзарәте рәисе, Мөфти                                                                                    Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана