Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Һиҗри буенча яңа ел башлану уңаеннан мөрәҗәгате

15.11.2012 11:07

Яңа ел -  үткән елга билгеле бер нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә ниятләрне билгеләү-барлау вакыты җитте.  15 ноябрьдә Һиҗри ел исәбе белән 1434 ел башланып китә. Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеручы әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае теләсә нинди ызгыш-талашлар, низагълар  тыелган 4  айның берсе (Рәҗәб, Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм). Бу айда һәрбарчабызның  күңелләре бары тик мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек белән генә тулган булырга тиеш.

Коръәни-Кәримдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в/) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, ди. Мөхәррәм аенда Гашура көне булуы аның кыйммәтен, мөһимлеген тагын да арттыра. Гашура көнендә кылган игелекле гамәлләр һәм мөхәррәм аеның 9, 10 һәм 11 нче көннәрендә тоткан уразалар өчен Аллаһы Тәгалә зур саваплар насыйп итәр, ИншаАллаһ.

Әһәмияте буенча Рамазаннан соң икенче урында торган Мөхәррәм аенда без аеруча татулыкка омтылырга, гамәлләребезне игелекле итәргә, кыен хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга һәм аларның хәлләренә керергә тиешбез.

Әгәр дә без Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә теләп, елны яхшы эшләрдән башлыйбыз икән, алдагы көннәребез дә, ИншаАллаһ, матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулыр, һәм, нәтиҗә буларак,  иманнарыбыз да ныгыр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана