1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның мөрәҗәгате

01.10.2011 11:08

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Раббыбыз Коръәни-Кәримдә Үзе үк бу дөньяда ничек итеп әҗер-саваплар җыярга мөмкин икәнлеген күрсәтте. Без күп вакытта ниндидер бер эш эшләп, шуның аша Аллаһы Тәгаләгә якынаерга тырышабыз. Ниндидер гамәлләр кылып, әҗер-савап җыябыз. Ә бактың исә, җәннәт – ул аяк астыбызда, дөресрәге, әниләрнең аяк астында. Җәннәткә эләгү өчен без савапны тирә-юнебездән җыярга тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) вакытындагы Гали (р.г.) һәм башка сәхабәләрнең олыларга, гомумән, өлкән кешеләргә карата хөрмәт күрсәтүләре бәрабәренә Аллаһы Тәгаләнең җәннәт вәгъдә иткәнлеген беләбез.

Олы кешеләрне, иң беренче чиратта, үзеңнең олыгайган әти-әниеңне, туган-тумачаларыңны, күршеләреңне, үзеңнең юлыңда очраган өлкәннәрне ихтирам итсәң, игътибарлылык күрсәтсәң, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә синең дәрәҗәңне күтәрер. Гали (р.г.) яһүди картына ихтирамлылык күрсәткәнгә күрә, Аллаһы Тәгалә аны да зурлады. Әҗер-савап алсын өчен иртәнге намазда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына Җәбраил фәрештәне җибәреп, рөкүгътан билен турайтмыйча, аны озак кына торгызды һәм Гали (р.г.) килеп кушылгач кына, намазын дәвам иттертте. Ни өчен болай эшләдең дигәч, ул: “Яһүди картын узып китеп, аңарга аркам белән китеп, артымны күрсәтеп китмәс өчен”, – диде. Шулай эшләү бәрабәренә, Аллаһы Тәгалә аны хөрмәтләде.

Алай гына да түгел, олы кеше инде ул үзенең тормышын яшәгән, җәмгыятебездә файдалы эзен калдырган, шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә каршында алар – әлбәттә, хөрмәтккә лаеклы кешеләр. Хәтта Аллаһы Тәгалә олы кешене газапларга, аны җәзага тартырга, тәмугка кертергә ояла, ди. Пәгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: “Иң бәхетле булганнарыгыз – ул да булса, озын гомерләр кичереп, шул яшәгән тормышыгызда Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылганнарыгыз”, – ди. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә аерым бер көннәрдә генә түгел, һәрдаим өлкәннәребезне хөрмәт итәргә насыйп итсен. Чөнки безнең дә олыгаясыбыз бар, бер көн килер, без дә алар кебек олы яшьтә булырбыз, безне дә шулай ихтирам итсеннәр өчен, Аллаһы Тәгалә безгә башка бәндәләрен ихтирам иттерсен өчен, без инде, әлбәттә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтен үтәп, аларга хәер-хөрмәт күрсәтергә тиеш булырбыз. 

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти                                                                                                                                                            Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана