Як-42 очкычы фаҗигасенә бәйле рәвештә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовнең мөрәҗәгате

08.09.2011 11:09

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!

7 сентябрь көнне илебез коточкыч фаҗига кичерде – Як-42 очкычы Ярославль өлкәсенең “Туношна” һава аланыннан күккә күтәрелгәндә ватылып килеп төшеп, кырыктан артык кеше һәлак булды.

Якыныңны югалту – һәркем өчен дә иң авыр хәсрәтләрнең берсе. Үлем котылгысыз һәм ул барыбызга да киләчәк. Көчле, гайрәтле яшьләрнең үлеме үтә дә кызганыч.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән илебез өстенә төшкән әлеге тирән кайгы һәм зур югалту ачысын бүлешәм, Аллаһы Тәгаләдән вафат булганнарның туганнарына сабырлык һәм түземлелек бирүен сорыйм.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да рухи ныклык насыйп итсен һәм шушы авыр минутларда да Үзенең ярдәменнән ташламаса иде.

 

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, 

Мөфти                                                                                                           Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана