Укытучылар көне белән!

05.10.2012 11:10

Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөгаллимнәребезне һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән котлыйм!

Мөхәммәт (сгв): “Аллаһы Тәгалә, фәрештәләр, җир һәм күк ияләре – хәтта кырмыскалар һәм судагы балыклар да укытучыларга игелек кылуда фатиха бирәләр”, - дигән. Укытучы һөнәре ислам динендә бик югары бәяләнә.

Ул шулай ук: “Арагыздан иң яхшысы – белем алып, аны башкаларга тараткан кеше,”- дигән. Башка бер хәдисендә Рәсүлебез Мөхәммәт (сгв): “Укытучыгыз сезгә әтиегез кебек”, - ди. Имам Суфьян әс-Сәүри болай дигән: “Мин кешеләргә белем бирүдән дә зур гыйбадәтне белмим”. Мөгаллимлек итү дәрәҗәсе ислам динендә шул кадәр зур!

Укытучы  - кешелекнең гасырлар буе туплаган белемен безгә җиткерүче кеше. Зур ихтыяр көче, сабырлык сорый торган мөгаллимлек сәләте һәр кешегә дә бирелми. Гыйлем җиткерү җәмгыять һәм Аллаһы Тәгалә алдында зур җаваплылык та. Җәмгыятьнең киләчәге хәзерге укытучылар хезмәтеннән күзаллана. Шуңа күрә укытучыларның абруе һәрвакыт югары.

Хөрмәтле укытучылар! Аллаһы Тәгалә гыйлем ияләре буларак сезнең дәрәҗәгезне югары күтәрә.  Белемнәрегезне ихлас күңелдән яшь буынга җиткереп, аларның игелеген, хезмәтегезнең әҗер-савабын күрергә язсын! 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана