Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Зөлкагдә ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

14.09.2012 11:10

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Хөрмәтле дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә сугышларны тыйган дүрт айның өченчесе – Зөлкагдә ае башлана. Хәзерге каршылыклар туып торган заманда ислам дине кушкан гади генә таләпләрне үтәү дә күп кенә кешеләр өчен кыенлаша бара. Йөрәкләребез белән омтылырга тиешле тынычлык, шайтан котыртуы аркасында бөтенләй бозылып куя язды: Россиягә яраклаштырылган Көнбатыш демократиясе, изге нәрсәләрне мәсхәрәләү, дин әһелләрен үтерү, кануннарга буйсынырга теләмәү, “чиста ислам” өчен көрәш дип дин кардәшләребезне юк итүче мөселманнарның масаюы һәм башкалар күзәтелә башлады.

Югыйсә бу изге ай безгә бик үк ошап бетмәгән, ләкин Аллаһы Тәгалә яраткан хәлләрне тыйнаклык белән кабул итәргә кирәклеген искә төшерә: «Шулай да була: кайбер нәрсәләрне сез сөймисез, ә ул сезнең өчен файдалы; кайчак сез үзегезгә зарарлы булганнарны да сөясез. Боларның барысын да Аллаһ белә, сез белмисез». (“Бәкара (Сыер)” сүрәсенең 216 нчы аяте).

Аллаһы Тәгалә алдында барыбыз да тигез. Кемнең җәннәткә, кемнең җәһәннәмгә эләгүе безгә билгеле түгел. Шуңа күрә кешеләрнең шәхси йөзләрен мыскыл итеп, сүзләрендә хаталар эзләп, уй-фикерләре өчен гаепләргә тырышмыйк. Гамәлләр, бары тик кылган гамәлләр генә кемнең кем икәнен аңларга ярдәм итә. Кеше үтерүче нәрсә генә сөйләмәсен, күпме генә намаз укымасын, аның гамәле – кеше үтерү – бик зур аяныч хәл. Аллаһы Тәгалә үзе ярлыкасын һәм гөнаһлар кылудан сакласын.

Мөселманнарны артык агрессиядә гаеплиләр, ә без һәрвакыт ислам диненең тынычлык дине булуын аңлатып торабыз. Аллаһы Тәгалә юкка гына сугыш һәм бәрелешләр тыелган айларны билгеләмәгән. Шулай итеп, Ул гел сугышып торучы халыкларда тыныч тормышка мәхәббәт уяткан. Бүген бу бигрәк тә әһәмиятле, чөнки сугышлар урынына террорлык башланды. Террорчыларның дине юк, ләкин, кызганыч, вәхшилекләр ислам дине байрагы астында кылына икән, кешеләр мөселманнар турында начар уйлыйлар. Моннан чыгып, алар мөселманнардан һәрвакыт шикләнә, хәтта аларны күрә алмый башлыйлар. Без нәрсә эшләргә тиеш соң?! Митингларга чыгып, безне яратуларын таләп итәргәме?! Әллә үз мисалыбызда мөселман кешесенең сүзләре белән гамәлләре туры килүне, рәсүлебез Мөхәммәт (сгв) кебек тыйнак, игелекле, ярдәмчел, тынычлыкка омтылучан булуны үрнәк итеп күрсәтергә тырышыргамы?! Әлбәттә, нәкъ шулай, барчабыз да уңай, изге, бары тик тыныч тормышка өнди торган гамәлләр кылып, шул гамәлләребез аша исламга чакырып, рухи кыйммәтләрне дәгъватлап яшәргә тиешбез. “Сез шундый фетнәләрдән куркыгыз, ул фетнәләр бары тик залимнәргә генә кагылмас (барыгызны да тар-мар итәр), белегез ки, Аллаһның газабы дәһшәтледер” (“Әнфал (Табыш малы)” сүрәсенең 25 нче аяте).

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана