Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов мөрәҗәгате

25.07.2012 11:11

Узган атнада булган вакыйгалар Татарстан мөселманнарын гына түгел, бөтен Россия мөселман өммәтен тетрәндерде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегенә һөҗүм ясалды. Илебезнең танылган мәгърифәтчеләреннән берсе булган хезмәттәшебез Вәлиулла хәзрәт Якупов вафат булды. Вәлиулла хәзрәт безнең төбәктә исламның таралуына үзеннән олуг өлеш кертеп калдырды: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен ачу, “Апанай” мәчетен торгызу, йөзләгән китап, журнал, газеталар чыгару һәм дин юлында кылган башка бик күп гамәлләрен санап китәргә була... Аллаһы Тәгалә хәзрәтебезне шушы игелекләре өчен үзенең рәхмәтенә ирештерсә, белеп һәм белмичә кылган хата-кимчелекләрен гафу кылса иде.

Әлеге фаҗиганең ачысына карамастан, барысы да алдан Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән икәнен әйтеп үтәсе килә. Һәр вакыйгага Аллаһының адәм баласы гына аңлап бетерә алмаслык кодрәте салынган. Яшәешебезнең төп мәгънәсе – үзебезне Аллаһы юлына багышлау, аның рәхмәтенә ирешү өчен ихлас иманыбыз белән Аңа гыйбадәт кылу.

Рамазан шәриф ае башланып китте, әлеге айда кылган изге гамәлләребезнең савабы җитмеш тапкырга арттырылып языла. Шуңа да күбрәк игелекләр кылырга ашыгыйк, кылган гөнаһларыбызның ярлыкавын сорап, дога кылыйк, яхшы гамәлләрне арттырып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү юлында хезмәт итик.

Адәм баласы хатадан хали түгел: уйламастан, теләмичә дә бер-беребезне үпкәләтергә, кыерсытырга мөмкинбез. Мондый чакларда киң күңелле булып, гафу итәргә тиешбез. Еш кына кешеләр кайбер гамәлләрен ни эшләгәнен аңлап җиткерми яки белемсез булуы аркасында башкара. Гафу кылуда без күңел тынычлыгын табабыз, өммәтебезне ныгытып, иманыбызны саклыйбыз.

Әлеге вәхшилекне кылганнарны гафу итәм. Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләр өчен гадел хөкемен һәркемгә үзе бирер.

Татарстан Мөфтие буларак, республикабызның мөселманнары өчен мин җавап тотам һәм, хокук саклау органнарына, үземнең вәкаләтләремнән,  компетенциямнән  чыгып, тикшерү эшләрен мөселман кардәшләребезнең хокукларын бозмыйча объектив алып барылуын сорап мөрәҗәгать итәм. Гаепсез мөселманнар, аларның якыннары һәм туганнары зыян күрүгә юл куярга ярамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең вәгазендә әйткән: “Кешеләр кечкенә гамәлләре өчен дә, зур гамәлләре өчен җавап тотачаклар, беркем дә гөнаһлары өчен җаваплылыктан кача алмаячак, Аллаһы Тәгалә – иң гадел хаким”.

Мөселман кардәшләребез, Рамазан шәриф ае – игелекле гамәлләребезне арттырыр һәм хәйрия эшләрендә катнашыр өчен, шулай ук начар уйлардан һәм гөнаһлардан арыну, калебләребезне чистарту вакыты, чөнки Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә әлеге изге айда кылган яхшылыклар савабын гамәл дәфтәрләребезгә арттырып яза. Нәкъ менә хәзерге вакытта без бердәмлеккә омтылырга тиешбез, бары тик шул вакытта гына Аллаһының рәхмәтенә ирешербез.

 

ТР мөселманнары  Диния Нәзарәте рәисе,

 Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана