Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның II Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумында сәламләүе

16.06.2011 11:14

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, мөхтәрәм президиум әгъзалары! Кадерле  имамнар һәм форумга килгән кунаклар!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтул-лаһи вә бәракәтүһү!

   Иң әүвәл, безне бүген шушы урынга бергә җыеп очраштыручы Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләгә барлык хәмед сәналәребез, мактауларыбыз булса иде. Коръәни Кәримдәге аятькә муәфикатән: – “ Хәтта дошманлыкта булсагыз да, Аллаһу Тәгалә калебләрегездә бер-берләрегезгә карата мәхәббәт урнаштыручы, сезне бергә җыючы”, – ди. ИншәАллаһ, Ул безне бу дөньяда да, кыямәт мәйданында да бербөтен җәмәгать итеп бер урынга туплаучы. Бөтен инсанияткә, кешелек дөньясына, үрнәк буларак җибәрелгән пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа с.г.в. –гә салават-шәриф, сәламнәребез ирешсә иде. Ул с.г.в. безгә үзенең бер хәдисендә: “Иннә Аллаһа ләә юдыйллү әл җәмәгаһ вә ядүЛлаһи фәукаль җәмәгаһ”,  ягъни “Аллаһу Тәгалә җәмәгатькә тупланып баручы мөселманнарны адаштырмас, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә җәмәгать белән бергә булганнарга якын тора”,  ди. 

   Барлык Русия төбәкләреннән татар имамнарын җыеп, бер йодрык булып тупланырга чакыручы, Татарстан Республикасының гына түгел, ә бәлки бөтен татарларның да, бердән бер булган президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, шушы чараны оештыруы өчен, барыбыз исеменнән дә олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Без, руханилар, һәм безгә барыбызга да мәгълүм булган: “Раисүл кауми минһум”, ягъни “Һәр кавемнең җитәкчесе үзләренә лаеклы”  дигән гыйбарә бар икәнлеген бик яхшы беләбез. Һәркайсыбызның йөрәгендә, күңелендә татар мөселманнарының бердәмлеге турында янып йөргән хыялыбызны Аллаһы Тәгалә күреп, белеп тора. Шуңа да бәлки арабыздан үзебезгә лаеклы, хыялларыбызны тормышка ашыру юлында хезмәт итүче рәисебезне, президентны безгә биргән. 1552 нче елдан соң милләтебез, дәүләт институтлары тар-мар ителүгә карамастан, динен һәм үз мәдәниятын саклап кала алды. Дөресен әйтергә кирәк, Раббыбызның ярдәме белән бердәм булганга күрә. Нинди генә авырлыклар булса да, аларны Аллаһының сынавы  буларак кабул итеп, түзеп, динне беренчел максат итеп Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен яшәде. Шуның бәрабәренә Раббыбыз Сөбеханәһү вә Тәгалә безгә башта автономия дәрәҗәсендә генә булсада дәүләтчелегебезне кайтарды. Соңыннан, гомүмән,  үзебезнең, милләтебезнең президенты дип аталырлык дәрәҗәдә җитәкчебезне булдырды. Әлбәттә, без, руханилар, тагын бер гыйбарәне дә гел исебездән чыгармыйча саклап киләбез: “Аллаһы Тәгалә бер халыкка хәер ихсан теләсә, аларга изгелектә булган җитәкчене билгеләп куя һәм киресенчә : бер халыкны юкка чыгарырга теләсә, алар өстеннән залим булган кешене куя”, диелә анда. Мин, дини кеше буларак, бүгенге көндәге вәзгыять безнең өчен Аллаһының олы бер рәхмәте, бүләге итеп таныйм. Сездә минем белән килешерсез дип ышанам.

  Буген Татарстаныбызда төрле яклап үзгәрешләр күрергә туры килә. Шул исәптән дин өлкәсендә дә. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Республикабызның Диния Назәратенә табигъ булган, буйсынган, рәсми структураларда да вәзгыять алышынды. Кыска гына вакыт эчендә шактый гына эшләргә башлангыч нигез салынды дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Шулардан беренче булып, мөселманнарны бер-берсе белән сугышыр дәрәҗәгә китереп җиткергән гыйбадәт өлешендәге төрлелекнең бер тәртипкә салынып килүен күзәтә алабыз. Чөнки гади кеше күзлегеннән пустяк дәрәҗәсендә булып күренгән, намазларны төрле -төрле итеп уку, гыйбадәт кылучыларның үзләре өчен бик зур проблема, мәшәкатьләр китереп чыгарды. Шуның бәрабәрендә дингә өндәү урынына, без, һәркайсыбыз, фәкать үзебезгә тарафдарлар җыю белән шөгыльләнә башладык. Халыкка намаз өйрәтер урынына, кемнең намаз укуы дөресрәк,  кемнеке ялгыш,   дип бер- беребез белән талашып, сугышудан башыбыз чыкмый. Ә шул вакытта Аллаһыны танып, Аңа гыйбадәт кылырга өйрәнергә теләгән кешеләр, мөселманнарның ызгыш-талашын күреп, диннән ваз кичәләр. Без инде, Аллаһының ярдәме белән Диния Назәратебез кул астында булган барлык мәхәлләләрнең игътикадый һәм гыйбадәт ягын унифицировать итәргә булдык. Төгәлрәк  әйтсәк, барыбыз да бер сүздә һәм бертөрле итеп халыкка хезмәт итү турында килештек. Чөнки без, имамнар, рәсми кешеләр бит, Аллаһы Тәгалә каршында да, җәмгыять алдында да җавап тотасыбыз бар. Җәмгыятьтәге тотрыклылык өчен өстебезгә зур җаваплылык йөкләтелгән. Рәсмилегебез шуннан гыйбарәт – безне халыкта, хөкүмәт даирәләре дә таный, безнең белән эш итә. Шуннан чыгып, безгә бераз гына булса да, дәүләт структураларыннан үрнәк алырга зарури. Мәсәлән, президент бертөрле эш алып барып, район хакимияте икенче якка каерып, җирле муниципаль берәмлекләр өченче тарафка китсәләр - ни булыр иде? Әйтергә дә куркыныч. Ул мөмкин дә түгел. Киресенчә, дәүләт структураларында бербөтен тәртип. Дин өлкәсендә дә шулай булырга тиеш. Ә дин өлкәсендә, кызганычка каршы, башбаштаклык күбрәк әлегә.  Җавап бирәсе бар бит җәмәгать, шуны исебездән чыгармыйк.  

  Яшьләр белән эшләүне җайга сала башладык, Аллага шөкер. Социаль челтәр дип аталган “Контакт”, “Фейсбук” ларны контрольгә алып киләбез. Шул өлкәдә нык кына эшли башладык. Чөнки бүгенге көндә анда теләде кем, теләде нинди мәгълүмәт бирү белән шөгыльләнә.

 Региональара мөселман яшьләре оешмасын төзү юнәлешендә оештыру комитетын булдырдык. Һәрбер мөхтәсибәт каршында яшьләр белән эшләүче җаваплы кешеләрне билгеләп барабыз. Татар һәм рус телләрендә булган, Диния Назәратенә караган интернет сайтлар һәм газеталарны арттыра барабыз.

Шулай ук Диния Назәратнең үзенең инфраструктурасын булдыру өстендә эш алып барабыз. Әлбәттә, моның өчен, башлап җибәрер өчен, дәүләтнең ярдәме кирәк, ансыз булмый. Аннан соң аякка баскач, үзен-үзе тәэмин итә алырлык булыр, иншәАллаһ. Өметебез бар.

   Тагын бер мөһим булган эшләребездән -  уку-укыту системасы турында әйтеп үтәсем килә. Без бүгенге көндә баскычлап укыту системасын, поступенчатый дип әйтик инде, шулай ук мәдрәсәләрнең укыту программаларын һәм методик әсбапларны унификацияләштерәбез. Чөнки бу юнәлештә, танып әйтергә кирәк, бөтен Русия буенча хәл бик начар. Бер сүз белән әйткәндә, полное безобразие. Кызганычка каршы, күп очракта мәдрәсәләребездән мәчеттә гыйбадәт кыла торган кешеләргә каршы булган, фетнә чыгара торган шәкертләр чыга. Ә мәдрәсәләребез бит, дөресен әйткәндә, диннең чишмәсе булып торырга тиеш.

 Шулай ук, Аллаһының ярдәме һәм кайбер хәерле кешеләрнең ярдәме белән, бик зур бер мәсьәләне чишә алдык – мөхтәсибләргә һәм казыйларга берникадәр хезмәт хакы түләп барабыз. Бу бик мөһим нәрсә булды, чөнки хезмәт хакы түләнгәч, муллалар үз өсләрендә җаваплылык тоя башладылар. Моның нәтиҗәсе - алардан тәртипле эш таләп итеп була. Минемчә, дәүләт ниндидер бер мөмкинлеген табып имамнарга һәм мәдрәсә укытучыларына хезмәт хакын түләүне оештыра алса, барлык дини оешмалар тәртиптә булырлар иде. Алар белән идарә итеп булыр иде. Алай гына да түгел, халык белән эшләп, чит, ят идеологиянең керүенә руханиларыбыз бер киртә булып торырлар иде. Бу дәүләткә дә, мөселманнарның үзләре өчен дә бик кирәк, бик мөһим. Имамнарның престиҗын күтәрүгә зур өлеш кертәчәк, шуның бәрабәрендә кадрлар мәсьәләсе чишелүгә дә бер юл ачылачак. Бу очракта Татарстандагы Диния Назәратенең башлангычы бик тә күркәм күренеш булып тора.

  Шул нисбәттән, без быел имамнарны һәм мәдрәсә укытучыларын аттестацияләүне башлап җибәрәбез. Аларның профессиональ дәрәҗәләрен арттыру шулай ук бик мөһим.

  Хөрмәтле президентыбыз, хәзрәтләр рөхсәт итсәгез, минем берничә тәкъдимнәрем бар иде:

  1. Безгә, мөфтиләргә, имамнарга, хөкүмәт даирәләре ярдәмендә берләшеп игътикадый һәм фикхый мәсьәләләрдә бер юнәлештә булуыбыз кирәк. Юнәлешебез билгеле ата-бабадан килгән Хәнәфи мәзһәбе. Яңа юллар эзләп торуның мәгънәсе юк. Әгәр бу мәсьәләне бергәләп чишә алсак, алдыбызда торган шактый гына проблемаларыбыз юкка чыгар иде, иншәАллаһ. Бу очракта, Төркиядәге дәүләт белән дини оешмалар арасындагы төзелгән мөнәсәбәтне, эшчәнлекне өлешчә модель итеп алып, кулланып була.
  2. Татарстанда 1300 имам бар, шулай ук Русия буенча карасак, барлыгы 4-5 меңгә җыела микән. Шуларга уртача хезмәт хакы булдырылса, теләнче хәлендә мәсхәрә булып яшәмәсләр иде һәм халык арасында да авторитетлары булыр иде. 4 -5 мең имамга хезмәт хакы түләү, дәүләт өчен күке төкереге кадәре генә. Буген дәүләтнең җәмгыятьне тәрбияли торган, төгәл идеологик дилбегәсе юк икәнлеге барыбызга да мәгълүм, бары тик дин белән генә тәрбияләп булганлыгы көн кебек ачык. Шуның өчен бу, имамнарга хезмәт хакын булдыру бик мөһим.
  3. Ислам радио - телевидениясе турында һәр корылтайда, форумнарда сөйлибез, әмма шул сүзләребезне тормышка ашырсак иде. Һаман сүздә генә кала бирә.
  4. Шулай ук зарарлы китаплар турында да бер төгәллек кертәсе иде. Зарарлымы, түгелме икәнлеген тикшергәндә безнең даирәдәге кешеләр дә катнашса, бик әйбәт булыр иде. Арабызда, Аллага шөкер, фән кандидатлары, докторлар шактый күп бит хәзер. Имамнарыбыз арасында югары белемлеләр көннән көн арта бара. Әгәре бүгенгечә, уңны- сулны карамыйча, китаплар тыела торса, җәмгыятьтә бер зур киеренкелек килеп чыгуы мөмкин.

Барыгызга да Аллаһы Тәгаләдән барлык нигъмәт – хәсәнәтләрен иңдерүен сорап – Әссәламүгаләйкүм в ә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана