Кубандагы су басу һәм Украинадагы транспорт-юл һәлакәтенә бәйле рәвештә Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз кайгы уртаклаша

09.07.2012 11:14

Бүген бөтен Россия халкы Краснодар өлкәсендәге су басу һәм Украинада килеп чыккан автоһәлакәт фаҗигасе өчен сызлана. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Кайгылы авыр көннәрдә, барчабызны тетрәндергән фаҗигаләр вакытында  мәрхүмнәр өчен дога кылу, Аллаһы Тәгаләдән аларның гөнаһларын ярлыкауны сорау – һәрберебез алдындагы изге бурыч.

Аллаһы Тәгалә фаҗигагә тарыганнарны үзенең рәхим-шәфкатеннән аермасын, мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерсен иде!

Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына югалту ачысын түземлек белән үткәреп җибәрүләрен телим!  Без дә сезнең кайгыгызны уртаклашабыз, күңелләребез сезнең белән сыкрана, йөрәкләребез әлеге кайгыдан әрни. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да сабырлык һәм көч биреп, киләсе көннәребезне фаҗига, бәла-казалардан сакласа иде.

 

Үзәкләшкән Дини оешма –

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары

Диния нәзарәте рәисе, Мөфти                                                                                Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана