Сабантуй белән котлау

10.06.2011 11:15

Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Хөрмәтле татарстанлылар!

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабантуй белән тәбрик итәм!

Сабантуй бер үк вакытта борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь тә бәйрәм. Анда гасырларның рухы, татарларның йөзе һәм тарихы чагыла. Әлеге бәйрәм милли традицияләребез саклануының ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең үзгә символы булып тора. Аллаһы безгә, әлеге бәйрәм аркылы, гасырлар буе калыплашкан милли гореф-гадәт, йолаларга якынаерга мөмкинчелек биргән.

Сабантуй Россиядә генә түгел, бөтен җир шарында билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм – халыкара милли татар бәйрәме. Дәүләти бәйрәм буларак Татарстанда гына түгел, хәтта Россиядә дә федераль, җир шарының күп кенә шәһәрләрендә рәсми бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Моннан кала, татар җәмәгатьчелеге инициативасы белән, Сабантуй ел саен Нью-Йорк, Сан-Франциско, Берлин, Монреаль, Торонто, Прага, Истанбул кебек башка бик күп зур шәһәрләрдә даими үткәрелеп килә.

Татарстанның һәм Россиянең күп кенә регионнарында, шулай ук чит илләрдә әлеге бәйрәмнең исерткеч эчемлекләрсез үтүе күңелгә шатлык өсти. Бу исә халкыбызның әхлакый һәм рухи үсеше турында сөйли.

Без ел саен әлеге бәйрәм көннәрендә билгеле бер дулкынлану белән рухи мирасыбызга, үз асылыбызга кайтабыз. Быел да Сабантуйларыбыз якты, матур үтсен, җирле халыкка гына түгел, кунакчыл республикабызга килгән кунаклар өчен истә калырлык булсын иде.

Аллаһы барчабызга да әлеге бәйрәм көннәрендә шатлык, иминлек, яхшы яллар насыйп итсен.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана