string(39) "http://dumrt.ru/mbook/mbook-1_8015.html"
16.09.2014 17:00

Габделхак хәзрәт Саматов

Татарлардагы Ислам дине тарихы бик бай, ул инде мең ярым ел­лык диярлек дәверне колачлый. Андый озын-озак вакыт эчендә төрле хәлләр булган, биредә мөселманнар үз мәдәниятләренең чәчәк атуын да күргәннәр һәм дә җәбер-золымның иң ачысын да татыганнар. Аңла­шыла ки, Ислам дине халкыбыз эчендә сакланган һәм без бүгенге көндә үзебезне иман-ислам әһелләре итеп хис итәбез икән, бу нәтиҗә-казаныш үзеннән-үзе хасил булмаган. Ул Ислам динен саклаучы, аның өчен бөтен булмышларын фида итүче фидакарьләр тырышлыгы, аларның ихлас догалары сөземтәсе.

Динебез өчен зур афәтләр, һәлакәтләр китергән большевистик алласызлык дәвере әле яңа гына төгәлләнде. Ул вакытта да халкы­бызда динне сакларга омтылучы күп ихлас диндарлар табылып кил­де. Кысуларга да, янауларга да карамастан, алар җаен табып халыкны дин белән таныштырып килделәр, көченнән килгәнчә иҗтиһат иттеләр.

Андый фидаилар арасында Габделхак хәзрәт Саматов та бар. Со­вет властенең дин белән аяусыз көрәшкән елларында тууына, яшәвенә карамастан, ул гомер буе дин гыйлемен үзләштерде һәм аны башкалар­га өйрәтеп килде.

Бу хосустан Габделхак хәзрәт совет чорында Коръән уку дәреслеге әзерләгән. Бу дәреслекне «Иман» мәркәзе нәшер итте. Ошбу кулланмадан күренгәнчә, ул гарәп хәрефләрен өйрәнү өчен әзерләнгән, чөнки совет шартларында тәрбия алучы буыннар гарәп гра­фикасын белмичә үстеләр. Ул буын вәкилләре мәчеткә килгәндә Коръән укырга өйрәнү өчен гарәп хәрефләрен мәгәр индивидуаль рәвештә генә мәчет картларыннан өйрәнә алалар иде. Шул ихтыяҗ Габделхак хәзрәтне мондый кулланманы әзерләүгә этәрә дә инде. Күренгәнчә, шушы дәфтәр бик нәтиҗәле кулланылган, хәзрәт әйтүенчә, бу дәфтәрдән йөзләгән кеше Коръән уку бәхетенә ия булды. Шуның өчен бу хезмәт зур тарихи әһәмияткә ия, чөнки ул үзенчәлекле кулъязма мирасыбыз­ның үрнәге. Тыелган вакытта язылган бу дәреслек гомумән кирил хәрефләрендә андый төр уку әдәбиятының беренчесе булырга охшый. Үзгәртеп кору башланганнан соң андый кулланмалар шактый күп әзерләнеп зур тиражлар белән нәшер ителделәр. Әмма монысы безгә аерым кадерле. Ул халкыбызның динебезгә мәхәббәтен, береккәнлеген чагылдыра. Нинди генә тышкы басым булмасын арабызда кыю затлар табылуын, динебезне дәвам иттерүенә тырышуын исбатлый ул.

Габделхак хәзрәт Саматов 1930 нчы елда 12 Октябрьда тугызын­чы бала булып дөньяга килә. Хәзрәтнең әти-әнисе бик дини булу сәбәпле колхозга кермиләр. Шуңа күрә аларны төрле салымнар түләтеп интектерәләр. 1941 ел сугыш башлану белән әтисен төрмәгә, ике абый­сын фронтка, берсен хезмәт армиясенә алалар. Әтисе инде төрмәдән кире кайтмый. Йортта 11 яшьлек малай хуҗа булып кала. Гаиләдә 60 яшьлек анасы, имчәк бала белән җингисе һәм 15 яшьлек авыру апасы калалар. Габделхак хәзрәт яшьтән бирле дингә тугры калды, пионер-комсомол булмады, колхозга да кермәде, мәчеткә йөрүен дәвам итте. 1951 елда ул армиягә алына. 1954 елда демобилизациядән соң Казанда шофер булып эшли башлый. Ул вакытта яшерен рәвештә Габделхак Садыйковтан динне өйрәнде, башкаларга да белгәнен өйрәтә килде.

Күп тапкырлар үтенечләр биреп, ул 1966-68 елларда Бохарадагы бердәнбер эшләүче «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә укый. 1972 елда аны Пермь өлкәсендәге Каян авылы мәчетенә имам-хатыйб итеп билгелиләр. Әмма өч ай буе пропискага кертмәү сәбәпле ул кире Казанга кайтырга мәҗбүр була.

Җитмешенче елларда Казаныбызда дини тормышны җан­ландырып җибәрүдә, сүнә килүче Мәрҗани мәчетенә яңа сулыш бирүче дә Габделхак хәзрәт булды.

1975 елда Мәрҗани мәчетендә парәле Коръ­әннәрне шкафлардан алдыртып бикләп куйдылар. Моны дәүләт кешел­әре кушуы буенча мәчет хезмәткәрләре эшләделәр. Ул вакытта исә ха­лык Коръәнне бик күп укый иде, иртән җыелып диндарлар ул парәле дәфтәрләрне укый башлыйлар иде, һәр җомгада 5-6 тутырылган Коръән багышланып киленде. Шуның өчен ул Коръәннәрне «бу мәчет, китап­ханә түгел» дигән мәгънәсез сылтау белән алдырту халыкка кире тәэсир ясый, әлбәттә. Бу халәттә нәкъ менә Габделхак хәзрәт Саматов курык­мыйча халыкны каршылык күрсәтү өчен оештыра, җомгадан соң мөсел­маннар таралмыйча уполномоченныйны чакыртып бу мәсьәләдә тар­тыша. Озак сәгатьләргә сузылган зур сөйләшү барлыкка килә. Коръән­нәрне кире кайтарырга дип халык даулый. Ахыр чиктә уполномоченный — бүген инде соң, җитәкчеләр белән сөйләшә алмыйбыз, иртәгә мәсьәләне канәгатьләндерербез дип вәгъдә бирә. Дөрестән дә иртәгесе көнне өйлә намазына Коръәннәр урыннарына кайталар. Әмма Габдел­хак хәзрәтне котыртучы буларак кулга алып куркытырга маташалар. Шул вакыйгадан соң мәчеттә мөтәвәллият алышына. Габделхак хәзрәтне дәүләткә каршы баручы буларак сыйфатлап анда керттермиләр. Әмма мөтәвәллияткә рәис итеп аның шәкерте Зәкәрия Минвәлиев куела. Зәкәрия хәзрәт исә 1973 елның кышыннан Габделхак хәзрәттә укый башлый. Рәис итеп куелгач та ул остазы Габделхак хәзрәтнең киңәше белән мәхәллә эшчәнлеген оештыра. Мәчеттә зур ремонт эшләре алып барыла, янкорма төзелә, гаражлар барлыкка килә, эшкә икенче имам итеп Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин алына. Мондый хәлиткеч үзгә­рүләрнең башында Габделхак хәзрәт торуын белергә һәм аңларга кирәк. Вакытында ныгып калу, мәчет эше активлашу, дәрәҗәсе үсүе безгә 80 нче елларда яхшы стартка сәбәп булса кирәк. 1978-81 елларда хәзрәт Мәрҗани мәчетендә слесарь булып эшли. Ниһаять, 1981 елдан бирле дин әһеле рәвешендә хезмәт итә. 1981 елның март аеннан баш­лап Әлмәттә, 1986 елның августыннан Оренбургта, 1988 елның маен­нан бирле Чистайда имам-хатыйб булып эшли. 1990 елда Чистайда Татарстанда беренче мәдрәсәне оештыра, 1991 елда ул мәдрәсә сен­тябрь аенда Казан шәһәренә Кабан арты мәчетенә күчә. 1991 елдан Мәрҗани мәчетендә имам-хатыйб итеп куела. 1990 елдан Татарстан­ның баш имам-мөхтәсибе итеп куела. 1993 елда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылгач анда мөдәррис булып эшли. Уфадагы Диния нәза­рәтендә 1990 елда Президиум әгъзасы итеп сайлана, шулай ук, 1996 елда ул мәртәбәгә тагын лаек була. 1994 елда Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Татарстан мөфтиенең урынбасары булып куела. 1992 елда Чаллыда үткән ТҖМДН съездында шулай ук мөфти урынбасары итеп сайлана, әмма эшкә керешми.

Габделхак хәзрәт берничә халыкара Ислам конференцияләрендә катнаша. Мәсәлән, 1986 елда Бакуда, Бөтендөнья Ислам лигасының 20 еллык юбилее хөрмәтенә 1990 елда Җиддәдә (Согуд Гәрапстан), 1993 елда Швейцариядә Европа мөселманнарының конференциясендә делегат була.

1998 елда Татарстан мөселманнарының берләшү корылтаенда ул Баш казый итеп сайлана, бу мәртәбәгә шулай ук 2002 елгы корылтай­да да лаек була.

1998 елда ул Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең коллегия әгъзасы итеп тәгаенләнә. 1991-1995 еллар­да Чистай шәһәренең советы депутаты булып тора. Ул хезмәт ветера­ны һәм шулай ук сугыш вакытында тылда хезмәт итү ветераны да. 1995 елда Бөек Җиңүнең 50 еллыгы хөрмәтенә юбилей медале белән бүләкләнә, шундый ук медаль аңа Җиңүнең 55 еллыгына да бирелә.

2001 елда Россия Президенты В. В. Путин указы нигезендә ул Дус­лык ордены белән бүләкләнә. Андый зур дәүләт бүләгенә Татарстанда мөселман руханилары арасында фәкать ул гына әлегә лаек булды.

Габделхак хәзрәт баш казый итеп сайлангач, Диния нәзарәтенә килүче йөзләгән сорауларга җавап рәвешендә үз хөкемнәрен әзерлә­де. Ул баш казый хөкемнәре аның зур гыйлемгә ия булуын күрсәтә­ләр, шул хөкемнәрдә халкыбызга хас диндә уртаклык линиясе үткәре­лә, бер чиктән икенче чиккә бәрелү юк икәнлеге аңлатыла. Татарстан­да дини халәтне тынычландыру, фәнниләштерү өчен ул хөкемнәрнең роле бик зур булды. Ул хөкемнәр бәрабәрендә күп яшьләр сектантлык адашуыннан гадәти дингә якынлаштылар.

Габделхак хәзрәт күп дини хезмәтләр язучы буларак та мәгълүм. «Иман» нәшриятендә аның «Милләтебездә Ислам дине», «Татар мөсел­ман исемнәре», «Баш казый хөкемнәре» һ.б. китаплары дөнья күрде.

Вәлиулла хәзрәт Якупов

 «Иман» газетасы. — 2005. — №19.