string(39) "http://dumrt.ru/mbook/mbook-1_8016.html"
16.09.2014 17:10

Габделхәбир хәзрәт Яруллин

Аллага шөкер, милләтебездә фидакарьләр бар, алар үзләренең булмышларын дингә тулысынча багышлап, җаваплылык алып мөсел­ман гыйлемлеген үстереп халыкны армый-талмый хаклык белән та­ныштыра килделәр.

Быел (2005 ел) менә шундый фидакарьнең берсенә — Габделхәбир хәзрәт Яруллинның тууына 100 яшь тула. Ул 27 ел дәвамында 1967 елдан 1994 елга кадәр Казан шәһәренең җәмигъ Мәрҗани мәчетендә беренче имам-хатыйб вазифасын үтәде. Аның хезмәте атеизм дәверенә туры килде, бу вакыт эчендә алласыз режим әкрен генә зәгыйфьләнә барып юкка чыкты, халык янәдән иманга кайта башлады.

Габделхәбир хәзрәт авыл мулласы гаиләсендә 1905 елның 20 ав­густында дөньяга килә, ул хәзерге Биектау районы Ямәширмә авы­лында туа. Аның тулы исеме — Габделхәбир бине Ярулла бине Вәлиу­лла бине Хәбибулла бине Габделхәмит бине Ишмөхәммәд бине Бикмөхәммәд.

Аның бабалары турында кайбер мәгълүмат сакланган: Хәбибул­ла хәзрәт 1828 елда Лаеш өязе Казы авылыннан Ямәширмә авылының икенче мәхәлләсенә имам-хатыйб булып эшкә урнаша. Аның ике улы һәм ике кызы булган.

Олы улы Вәлиулла Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап кайткач, бер­ничә ел әтисе Хәбибулла хәзрәт белән бергә шул ук мәчеттә имамлык вазифасын башкара, өйләнә, Ярулла, Әхмәд, Минһаҗетдин исемле өч улы дөньяга килә. Вәлиулла хәзрәт авырый башлый һәм 8 ел урын өстендә ятканнан соң 1874 елда 42 яшендә вафат итә. Ул үлгәндә аның иң олы улы Яруллага 13 яшь кенә була.

Ярулла да әтисе кебек Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый һәм баба­сы Хәбибулла хәзрәт янына икенче имам-хатыйб булып урнаша, өйләнә, ике улы һәм ике кызы туа. Олы улы Габделхәбир бала чактан ук Казандагы мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда . ул Галимҗан хәзрәт Баруди җитәкчелегендә гыйлем эстәүгә керешә. 1918 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябылгач, «Касыймия» мәдрәсәсен­дә укуын дәвам итә. Мәдрәсәдән соң ул туган авылына кайта, анда 1926 елдан имам-хатыйб вазифасын үти. 1927 елда Габделхәбир хәзрәт Арча районы Кәче авылы мулласы Юныс хәзрәтнең Галия исемле кызына өйләнә. 1928 елда Иршат һәм 1929 елда Мәҗит исемле уллары туа, алар сабый чакта ук үләләр. 1930 елда ул имамчылыктан китәргә мәҗбүр булып, 1932 елга хәтле хезмәт армиясендә эшли Казанга килгәч, Калуга бистәсендә яши башлыйлар. Шунда 1932 елда кызлары 5 елда уллары Фәрит дөньяга килә. Ул сугыш башлануга хәтле төзелеш оешмаларда агач остасы булып эшли. Бөек Ватан сугы­шында ул 1941 елның 1 сентябреннән 1945 елга хәтле төзелеш баталь­онында хезмәт итә. 1946 елда 12 январьда демобилизациядән соң Ка­занның 11 номерлы мельзаводта йөкче булып хезмәт итә. 1952 елдан 1965 елда пенсиягә чыкканчы Казанның мебель комбинатында агач эше остасы һәм каравылчы вазифаларын үти.

1967 елның июнендә Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 1968 елның март аенда хаҗ гыйбадәтен үти. 1971 елда мөселман делегациясе составында Африка илләрендә була, Мали, Югары Вольта, Того һәм Нигерияне зиярәт итә. СССР мөселманнары кон­ференцияләрендә— 1970 һәм 1971 елда Ташкентта, 1974 елда Сәмәркандта катнаша, аларда чыгыш ясый. 1970 елда Диния нәзарәтен­дә казыйлыкка кандидат итеп сайлана.

Габделхәбир хәзрәт тәрҗемәи хәленнән күренгәнчә ул төпле шәригать белемен революциягә хәтле эшләгән иң яхшы татар мәдрәсәсендә ала һәм XX гасырның ахырында имам хезмәтен үтәп буыннар чылбырын тоташтыручы булды — аның аркылы яңа буын татар имамнары халкыбызның илаһият традицияләре белән таныша алдылар. Габделхәбир хәзрәт Мәрҗани мәчетендә озак вакыт эшләве Аллаһының рәхмәте белән, күпләргә чын дин әһеле үрнәге белән та­нышырга мөмкинчелек бирде. Менә ни өчен Казан шәһәрендә башка урыннардан аермалы буларак, Ислам тыныч үсте, чит ил сектантлы­гына артык иярү биредә күзәтелмәде, чөнки карт хәзрәтләрнең эшчән-леге халыкка чын Исламның чагылышын белдереп калдыра алды Габделхәбир хәзрәт үз гаиләсе эчендә эшен дәвам иттерүчене тәр-и алган. Аның оныгы Наил хәзрәт Яруллин «Мир-Гарәп» Бохара мәдрәсәсен тәмамлый, Төркиядә һәм Мәдинәдә белемен камилләштерә Бүгенге көндә ул Казан югары мөселман «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ректоры, Диния нәзарәтенең Президиумы әгъзасы, Татарстанның Үзәк төбәге казые булып тора. Күрүебезчә, Алланың рәхмәте белән Габделхә­бир хәзрәт оныгы бүгенге көндә бабасы укыган мәдрәсәне җитәкли

Габделхәбир хәзрәтне күреп белүчеләр аны хикмәтле тәкъва имам буларак хәтерлиләр, аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә мәхәллә тормышы тыныч һәм дөрес үтте. Аның вәкарьлеге, сабыр сөйләме мәхәллә әһел­ләре күңелеңдә тынычлык, шәригать кануннарын үтәүгә истикамәт арт­тыра иде.

Үзгәртеп кору башлану белән Габделхәбир хәзрәт Исламны аңла­ту өчен күп көч куйды, чакырган һәр урынга барып, кызыксынучы­лар каршында бик теләп чыгышлар ясый иде. Ислам гыйлеменә суса­ган халыкның таләбен канәгатьләндерү нәкъ менә аның өстенә төште. Габделхәбир хәзрәт Ш. Мәрҗани исемендәге җәмгыять эшчәнлегендә бик актив катнашты.

Җөмһүриятебез халкының бәйсезлеккә омтылышы, әхлакый җәмгыять һәм гадел дәүләт төзү теләкләре тормышка ашуны сорап, ул Аллаһы тәгаләгә күп догалар кылды.

 

Вәлиулла хәзрәт Якупов,  “Ислам асылына кайту”

 

1 «Иман» газетасы. — 2005. — №20.