Вәлиулла хәзрәт Якупов

10 октябрь 2014 ел 17:29

Вәлиулла хәзрәт турында хатирәләрем

Минем Вәлиулла хәзрәт белән беренче танышуым ислам диненә мөрәҗәгать иткәч (кабат дингә кире кайткач), Аллаһка иман китергәч булды. Әлбәттә, аңлы рәвештә ниндидер бөек көчкә, илаһка ышану элек тә бар иде, тик ул ислам буларак, Аллаһка иман китерү буларак билгеләнмәгән иде. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, яхшы дусны очратып, табып булган ислам турындагы китапларны укып, хакыйкый мөэмин-мөселман булып киттем.

Минем әлеге яхшы дустымның исеме – Галим иде. Ул мине Вәлиулла хәзрәт белән таныштырды, ул вакытта аны Винер дип йөртәләр иде. Без Галим белән Казан дәүләт университетының мехмат бүлегенең II курсында укый идек. Минем хәтеремдә: күңелем ул вакытларда милли һәм дини үзбилгеләнеш хисләре чолганышында иде.

Галим мине Винер Якупов белән ул вакыттагы Казан дәүләт университетының икенче бинасы холлында таныштырды. Ул елларда Винер сакалы да чыгып бетмәгән яшь кеше – тарих бүлеге аспиранты. Шуңа да карамастан, ул инде “Иман” яшьләр ислам мәдәнияте үзәген оештырган һәм җитәкли иде. Очрашу очраклы гына килеп чыкты. Аннан соң без шул ук бинаның ашханәсендә тагын очраштык. Бу вакыйгалар 1991 нче елның көзендә булды. Аннан соң без аның белән 1992 нче елның февралендә КДУда очраштык, ул мине үзләренең тулай торакларына чакырды. Без, Вәлиулла һәм минем кебек берничә яшь кеше, Мәрҗани мәчетендәге җомга намазында очраша торган идек, алдан әйтелгәнчә, мин аларның Попов урамында урнашкан КХТИ тулай торагына бардым. Бу рамазан аеның бер көне иде, без бергәләп авыз ачтык. Тулай торакның бу бүлмәсе “Иман” мәркәзенең штаб-квартирасына әйләнгән иде булса кирәк, аның дүрттән бер өлеше нәшер ителгән төрле брошюралар белән тулы иде. Гадәти бу визит үгет-нәсыйхәт әңгәмәсенә әйләнеп китте. Ул көнне миңа дәгъвәтнең (исламга өндәүнең) мөһим икәнлеген аңлаттылар. Мин шунда чын мөэмин-мөселман Аллаһ өчен көрәшергә, җәмгыять һәм үз халкың өчен нинди дә булса файдалы бер эш эшләргә тиеш икәнлегемне аңладым. Шул сәгатьтән, шул сөйләшүдән соң мин “Иман” мәркәзенең тулы хокуклы әгъзасы булып киттем дип әйтергә була. Ислам белән кызыксыну Аллаһы Тәгалә һәм башка кешеләр, иң беренче үз халкым  алдындагы җаваплылык халәтенә әверелде. Истәлекле ул кичтә Вәлиулла хәзрәт миңа Коръән бүләк итте, мин аны һаман да кадерләп саклыйм.

Шул ук бүлмәдә Вәлиулла хәзрәт һәм Галим минем Коръән һәм намаз укуда  ирешкән  уңышларымны барладылар. Мин аларның миңа карата ничек игътибарлы булуларын хәтерлим, алар миңа Коръән укырга өйрәтә торган аудиокассета бүләк иттеләр. Ул кассета миңа нык ярдәм итте. Ул вакытта бу минем өчен бик мөһим иде, аннан соң гына минем Төркиядән килгән даими укытучым булды, мин аннан өйрәнергә якшәмбе көннәрне Мәрҗани мәчетенә йөрдем.

1992 нче елның язында “Иман” яшьләр ислам мәдәнияте үзәге һәм үзем өчен дә әһәмиятле ике вакыйга булды. Аларның беренчесе – Саратов шәһәренә Ислам яңарыш фиркасенең, төгәлрәге, Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең (СНГ) Европа өлеше һәм Себер бүлеген оештыру съездына бару. Бу вакыйга апрельдә булды, Галим, Вәлиулла һәм мин, ул вакытта миңа әле таныш булмаган тагын өч кеше, поезд белән плацкарт вагонда Саратовка килдек. Безнең команданы Вәлиулла җитәкли иде. Вәлиулланы шул вакытта мин сәфәр чыккач танып белдем, ул компаниянең “җаны” – шаян-шук кеше иде.

Икенче вакыйга (27.04.-3.05.1992) Татарстан мөселманнары өчен (ә бәлки, бар Россия өчен дә) оештырылган бер атналык ислам лагеренда булды. Аны “Иман” үзәге һәм “Тайба” халыкара ярдәм итү ассоциациясе оештырды. Бу җыелу шәһәр яны зонасындагы “Кояшлы” пионер лагеренда узды. Безгә ул вакытта беренче тапкыр Согуд Гарәбстаныннан ислам турында лекция укырга гарәпләр килде. Белдерүләр куеп һәм танышлар ярдәмендә, халыкны яшьләр һәм үсмерләрдән тупладык. Согуд Гарәбстаныннан килүчеләр безгә ислам мәсьәләләре буенча кирекаккысыз авторитетлар булып тоелды. Без  Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын!) якташлары һәм милләтттәшләре – чын һәм саф исламның бердәнбер чыганагы дип уйлый идек. Алар сөйләгән һәр сүзне без истә калдырырга, теркәп куярга һәм тормышка ашырырга тырыштык.

Минем хәтердә калганча, беренче көнне без лагерьга килдек тә, өйлә намазына  әзерләнә башладык, шунда ук гарәпләр дә килде. Башкалар белән бергә, мин дә аларның намаз уку хәрәкәтләрен йотлыгып карап тордым. Аларның намаз укулары безнең –  хәнәфиләрнең намаз укуыннан бераз аерыла. Мин беренче тапкыр кешеләрнең аякларын киң итеп ачып, кулларын күкрәк турында кушып куеп, намаз укыганнарын күрдем. Алар бер позициядән икенчесенә күчкән вакытта, кулларын селтәп куялар иде. Вәлиулла Якупов ул вакытта бу аерманы без татарлар – хәнәфиләр, безнең намаз укуыбыз да дөрес, ә бәлки күпкә дөресрәктер дә әле дип  аңлатты. Шул вакыттан башлап, мине мәзһәбләр, алар арасындагы аермалар темасы кызыксындыра башлады.

1992 нче елның июнендә Вәлиулла гарәп хәйрия оешмалары чакыруы буенча хаҗ кылырга барды. Моның өчен аңа аспирантурадагы сессиясен калдырырга һәм фәннән вакытлыча китеп торырга туры килде. Хаҗдан соң ул бөтенләй башка кеше булып кайтты. Дөресен генә әйткәндә, без аның белән урамнан бергә үтәргә дә кыенсына идек. Безнең хаҗиебыз чәчсез һәм зур кара сакалдан иде. Аннан соң ул бераз гәүдәгә калынаеп та китте. Соңыннан мин аның сәламәтлегендә кайбер проблемалары булуын белдем. Соңгы вакытларда ул үз авырлыгын, нигездә, диета кулланып, нык кына киметте.

Җәй көне мин “Иман” газеты өчен ике мәкалә әзерләдем: “Башлап китүчеләргә киңәшләр” һәм “Шифаханәләр белән нишләргә?” Бу мәкаләләрнең беренчесендә мин  намаз укый һәм мәчеткә йөри башлаган кешеләрнең беренче адымнарын, ә икенчесендә – бу дәвалау оешмаларында гыйбадәт кылу бүлмәләре булдыру турында сүз алып бардым. Минем бу ике мәкаләм дә газетның 1992 нче елгы җиденче номерында басылды.  Вәлиулла хәзрәт, газетның редакторы буларак, иҗадый эшчәнлегемә бик югары бәя бирде.

Шул ук елның августында Вәлиулла хәзрәт тулай торак бүлмәсеннән Кремль янында урнашкан Нагорная урамындагы йорт-квартирасына күченде. Шул рәвешчә, “Иман” яшьләр ислам мәдәнияте үзәгенең штаб-квартирасы башка урынга күчте, ә аның рәсми адресы булып, минем исемдә калганча, Кабан арты мәчете исәпләнде. Мондый теркәлеш үзәкнең беренче эмблемаларында да чагылыш алган иде. Шул вакыттан башлап, мин үзәктә референт-сәркатип вазыйфасында рәсми рәвештә эшли башладым. Еш кына шунда ук кунып калырга да туры килә иде: почта белән эшләү күп вакыт алды. Шулай итеп, минем Вәлиулла хәзрәт белән аралашыр өчен вакытым күп булды.

1993 нче елның Яңа елында яшьләр Нагорная урамында урнашкан шул йортта җыелды. Мөселманнарча, тәртипле генә итеп ул төнне үткәрдек, үзебезне кызыксындырган мәсьәләләрне (проблемаларны) тикшердек. Шунда Вәлиулла хәзрәт, Татарстанда чын мөселманнар күбрәк булачак, безнең үзәк дөньяда мөселманнар яшәгән өченче дәрәҗәдәге илләрендә ислам таратуга ярдәм итәчәк һәм аларда хәйриячелек белән шөгыльләнәчәк дигән идея әйтте.

1993 нче елның кышында үзәк Икенче Горкидагы Җиңү проспектындагы ике бүлмәле квартирга күченде. Үзәк монда булган вакытта, мин башка яшьләр белән бергә почта аша аралашу белән шөгыльләндем. Без төрле, гадәттә, дини, мәсьәләләрне еш тикшерә идек. Безнең мәзһәбләр һәм теге яки бу йоланың шәригатькә туры килү-килмәве буенча сорауларыбыз еш туа иде. Намазны да төрлебез төрлечә укый идек. Безне Вәлиулла хәзрәт тәнкыйтьләп, мантыйк (логика), ислам тарихы һәм татарларның  бу  юнәлешне сайлап алуы күзлегеннән хәнәфи мәзһәбенең өстенлекләрен аңлатырга тырышты.

Шул ук елда, яз көне булса кирәк, Вәлиулла Башкортостан Республикасы буенча хәйрия рейды оештырды. Бу рейдта аның белән ике табиб бар иде, аларның берсе Мәскәүнең медицина институтын тәмамлаган Судан кешесе иде. Алар авыл халкына медосмотр үткәрде, кирәк даруларны бушлай өләште. Шул ук вакытта халыкка вәгазьләр укыдылар, ислам әдәбияты тараттылар. Вәлиулланың үз сүзләре буенча, җирле авыл халкы озын гарәп күлмәге кигән, башында түбәтәй булган кешеләрне “әүлияләр” кебек итеп каршы алган.

1993 нче елның җәендә “Иман”, Чехов урамындагы, Чехов базары яныдагы бер бүлмәле фатирга күченде. Бу урын яшьләрнең бәйрәмнәрдә җыела торган урыны булып хәтердә калган. Вәлиулланың башлангычы (инициативасы) белән без анда дөньяви бәйрәмнәр вакытында да җыела торган идек, вәгазьләр тыңлый, фильмнар карый, гомуми мәҗлес оештыра идек.

1993 нче елның көзендә Вәлиулла хәзрәтнең турыдан-туры катнашы белән, “Мөхәммәдия” ислам институты ачылды, мин бу уку йортының беренче шәкерте булдым.  Мөдәррисләр арасында Иорданиядән гарәпләр дә булганга күрә, фикъһе дәресләре катнаш мәзһәбләр һәм фикъһенең кайсыдер бер тармагына тәкълид итү каралмаган дәреслек буенча алып барылды.  Мондый вәзгыятьтә Вәлиулла хәзрәтнең, моңа паралель рәвештә, Әхмәтһади Максудиның билгеле китабындагы материаллар буенча фикъһе дәресләре оештыруы – бик зирәк эш булды. Бу дәресләрне могтәбәр Габделхак хәзрәт Саматов алып барды.

Соңыннан “Иман” үзәге башка урыннарга да күченде. Кварталда, Адоратский  урамында урнашкан ике бүлмәле фатир “Иман”ның штаб-квартирына әйләнде. Бу урын миңа ул чакта Вәлиулла хәзрәт өчен авыр вакытлар булуы белән хәтердә калган. Эш шунда, бу вакытта “Мөхәммәдия”дә проблемалар килеп чыкты, әле яңа гына төзелгән  җирле мөфтият белән киеренке мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Вәлиулла нык авырды, аның күңеле төшенкелектә иде. Аннан соң барысы да җайланды.

Алга таба “Иман”ның Айдаров урамында “Ислам нуры” мәчетеннән ерак түгел тагын бер резиденциясе булды. Ул кечкенә генә бер бүлмәле квартир иде. Кышын, өшемәс өчен, электр җылыткычы куялар иде. Ул вакытларда бу фатирдагы эссе су да, ваннада юынырлык җылы түгел иде. Квартир газет һәм китаплар белән тулгач (ә бу исә – “Иман” үзәге резиденцияләренең барысының да диярлек тәкъдире иде), анда урын тагын да азрак калды. Типография буявы исе, монда булган кешеләр өчен, – гадәти искә әйләнде. Вәлиулла хәзрәт менә  шундый шартларда  яшәде.

Мин Үзәк белән бер яки берничә тапкыр эш иткән күп кешеләрне хәтерлим. Кайберләренең исемнәре хәтердә сакланып калмаган да инде. Үзәк тирәсендә гел шулай була торган иде, барысы да үзгәрештә, әйләнештә иде: резиденцияләр алмашына торды,  кешеләр дә – кемдер китә дә, яңадан килә, ә кемдер бөтенләйгә китә; тик Вәлиулла хәзрәт кенә, бу үзәкнең даими элементы, хәрәкәтләндерүче көче булды. Ул вакытлардан башлап, фаҗига көннәренә кадәр Вәлиулла үзәк күчәр булды.

1994 нче елның көзендә мин Малайзиягә укырга киттем. Анда булган вакытта мин хатларны әти-әниләргә генә түгел, әлбәттә, Вәлиулла хәзрәткә дә язып тордым, үземнең тәэссоратларымны аның белән алыштым. Нәкъ менә, иң беренче чиратта, Вәлиулла хәзрәтнең ярдәмендә, мин ул ерак илгә укырга бара алдым да. Минем дуслар аннан безнең төрле илләргә таралып укырга китүебез өчен, борчылмыймы дип сорыйлар иде. Аңа бит яңа кешеләрне җәлеп итәргә һәм аларны үзәктәге үзенчәлекле (специфик) эшкә яңадан өйрәтергә туры килә иде. Ләкин ул аларга: “Сез, барыбер, иртәме-соңмы кире кайтачаксыз һәм җәмгыятькә хезмәт итәчәксез”, – дип, бик лаеклы җавап бирә иде. 1997 нче елның гыйнварында мин Казанга каникулга кайттым. Вәлиулла хәзрәт ул вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен җитәкли иде. Тагын Вәлиулла хәзрәт ярдәменнән башка гына түгел, мәдрәсә талибәләре арасыннан үземнең тормыш парымны таптым. Ярәшү булды. Аннан соң, мин җәйге каникулга кайткач, без өйләнештек. Ләкин үземнең никахыма кадәр, мин Вәлиулла хәзрәтнең никахында катнаштым. Аны  Габделхак хәзрәт укыды. Бу “Болгар” мәчетеннән ерак түгел урнашкан, вакытлыча алып торылган бер фатирда булды. Үзенең сөйләве буенча, Вәлиулла хәзрәт, Уфа мөфтиятенә буйсынган өлкән яшьтәге имамны куркытмас өчен, ул мәчеттә еш күренергә тырышмый торган булган. Чөнки, ул чакларда мәчетләрне яңа имамнарның “рейдер”лык күренешләре ешайган иде. Вәлиулланы җирле хәзрәтләрнең берсе итеп кабул итәләр иде, шуңа күрә аның чит мәчеттә күренүе – хәзрәтнең яңа урында эшләргә теләве итеп бәяләнергә мөмкин иде.

Малайзиядән 2001 нче елны үземнең хатыным һәм беренче балабыз белән кайттык. Ул вакытта минем финанс ягым тотрыклы түгел иде һәм шул авыр чакта, Вәлиулла хәзрәт миңа акча белән ярдәм итте. Ниһаять, 2002 нче елны мин Малайзиядә магистратураны тәмамладым, ә минем хатыным үзенең укуын бакалавр дәрәҗәсендә тәмам итте. Без үзебезнең ике балабыз белән туган илебезгә кайттык. Мин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә эшли башладым. Вәлиулла хәзрәт миңа арзанлы торак арендаларга ярдәм итте. Бер үк вакытта мин “Иман” нәшриятында гарәпчәдән тәрҗемә белән шөгыльләндем. Вәлиулла хәзрәт тәрҗемәләрем өчен лаеклы хезмәт хакы түләде, ә нәшрият ул заманда шаулап эшләп торды. Вәлиулла хәзрәтнең тырышлыгы белән китаплар шулкадәр күп басылып чыгарылды ки, аларга ихтыяҗ барлыгы да билгеле түгел иде. Әмма Вәлиулла хәзрәт галимнәрнең үз китапларын бастырып чыгару, ә китап укучыларның алар белән танышып, мәгърифәтле булу мөмкинлегенә ия булырга тиешләр дип исәпли иде.

Вәлиулла хәзрәт аша мин профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин белән таныштым һәм 2003 нче елдан башлап, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшли башладым.

Вәлиулла хәзрәт еш кына мине үз фикерләре белән таныштыра, аларга бәя бирергә тәкъдим итә иде, бастырып чыгарганга кадәр танышырга дип мәкаләләрен җибәрә иде. Без телефоннан аның мәкалә һәм идеяләрен еш кына озаклап тикшерә торган идек. Мин, ул үзенең башка танышлары белән дә киңәшләшкән дип уйлыйм. Тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә хезмәтен яклагач, ул тулысынча фәнни эшкә күчү турында да уйланды. Ул мине дә, диссертацияне тәмамлап, кандидатлык дәрәҗәсенә ирешүгә төрлечә үгетләде. 2012 нче елда, ягъни бу трагедиядән чак кына алда, мөселман мәгарифе турында семинар үткәргәч, без аның белән КФУның төп бинасыннан чыктык. Ул: “Рамазан ае һәм җәйге каникуллар җитә, докторлык диссертациясен эшләр өчен вакыт күп була”, – дип сөйләде, үзенең идеяләре белән таныштырды һәм бу темага нисбәтле рәвештә, мине дә докторлык диссертациясе белән шөгыльләнергә өндәде...

Уникаль бу шәхеснең безнең арадан китүе – минем өчен зур шок булды. Мин, бары тик, бу Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире булуы, Аллаһның аны шулай, шәһит хәлендә лаеклы итеп алуы белән генә үземне юатам.

Аллаһ аны рәхмәтеннән ташламасын!

Сәет-Дамир ШӘҺАБИЕВ,

тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы һәм исламны өйрәнү бүлеге мөдире

ВӘЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ ВАФАТЫ УҢАЕННАН ТР МДН КАЙГЫ УРТАКЛАША

МӨСЕЛМАННАР ВӘЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ РУХЫНА ДОГА КЫЛДЫ

ВӘЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ КИТАБЫ НӘШЕР ИТЕЛДЕ

ВӘЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР

ВӘЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ ЯКУПОВКА БАГЫШЛАНГАН КИТАП ЧЫКТЫ

ШӘҺИТ КИТКӘН ВӘЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ

Башка журналлар

Гарифулла хәзрәт Гайнуллин

Гарифулла хәзрәт Гайнуллин тумышы белән Буа районының Аксу авылыннан. Аңар Беренче Бөтендөнья...

18 март 2015 ел 11:01

Исхак хәзрәт Лотфулла

2014 елның 12 октябрь көнендә Кабан арты мәчетендә “Исхак хәзрәт Лотфулла” китабын тәкъдим итү...

17 февраль 2015 ел 13:03

Габделхәбир хәзрәт Яруллин

Аллага шөкер, милләтебездә фидакарьләр бар, алар үзләренең булмышларын дингә тулысынча багышлап...

16 сентябрь 2014 ел 17:10

Габделхак хәзрәт Саматов

Татарлардагы Ислам дине тарихы бик бай, ул инде мең ярым ел­лык диярлек дәверне колачлый. Андый...

16 сентябрь 2014 ел 17:00
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана