string(39) "http://dumrt.ru/mbook/mbook-1_9293.html"
17.02.2015 13:03

2014 елның 12 октябрь көнендә Кабан арты мәчетендә “Исхак хәзрәт Лотфулла”  китабын тәкъдим итү чарасы уздырылды. Журналист, китапны басмага әзерләгән Вәсилә Рәхимованың язмасы менә шул хакта.

Югалмас эз

12 октябрьдә Кабан арты мәчетендә “Исхак хәзрәт Лотфулла”  китабы белән танышу, шушы шатлыкны уртаклашу мәҗлесе узды. 12 октябрьне сайлаулары очраклы түгел.

Исхак хәзрәт Лотфулла Кабан арты мәчетен кайтарып алып, 1990 елдан имамлыкка керешкән, 1552 елны Явыз Иван гаскәрләренә каршы көрәшкән, Казанны саклап шаһит булганнарны искә алуны – Сөембикә манарасы янына барып Хәтер көне уздыруны башлап җибәргән милли лидерларыбызның берсе. Һәм бу чара мәчет мәхәлләсе тарафыннан бүгенге көнгә кадәр күркәм төстә дәвам итә. Быел да Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфулла җитәкчелегендә бер төркем дин кардәшләребез сәгать унга Сөембикә манарасы янына ашыктылар. Коръән укып, шаһитлар рухына дога кылып кайттылар.

Ә өйлә намазы тәмамлануга җыелган кунаклар-  яңа гына табадан төшкән “Исхак хәзрәт Лотфулла” китабында хатирә-истәлекләре белән уртаклашкан авторлар Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчетенең икенче катында тантаналы төстә тәкъбир әйтеп, мөселман китапханәсен ачтылар.

Бу чара да символик мәгънәгә ия. Исхак хәзрәт гомере буе китап “корты” булган: китапханәләрдән чыкмыйча гыйлем туплаган, татар тарихын җентекләп өйрәнгән, бу хакта үзе дә китаплар язган, китаплар җыйган шәхес. Ә инде Кабан арты мәдрәсәсен ачып, Россиянең барча регионнарыннан җыелган шәкертләрне укыта башлагач, китаплар, дәреслекләр бастыруны башлап җибәргән тәвәккәл нәшир, юл яручы. Санап, барлап карасаң, Исхак хәзрәт Лотфулла тырышлыгы белән дөнЬя күргән татарча дини китапларның гомуми тиражы инде күптән миллионны узып китте һәм Россиянең татарлар яшәгән бөтен төбәкләренә таратылды.

Хәзрәт башлаган шушы мирасны барлап, китапка булган олы мәхәббәтне раслап, гыйлем алу өчен мәчетнең иркен, якты бер бүлмәсен китапханә итеп ачу,  сөбханаллаһ, бик матур үрнәк. Буш вакыт табып, китапханә шүрлекләрендәге хәзинәләрдән үзеңне кызыксындырган күп сорауларга җавап табып була. 

Китапханә белән танышканнан соң кунаклар мул табын артында мәҗлесне дәвам иттеләр, хәтер яңарттылар, Исхак хәзрәт Лотфулла хакында еллар буе күңелләрендә саклаган җылы истәлекләрен уртаклаштылар. Коръән укудан башланган мәҗлесне Сәедҗәгъфәр хәзрәт үзе алып барды, ерак араларны якын итеп Әстерханнан, Пензадан, Әлмәт якларыннан килгән, Исхак хәзрәттә сабак алып, үзләре дә имамәтчелекне дәвам итүчеләргә бер-берартлы сүз бирелде.

Бер белмәгән Казан каласына, биредәге яңа ачылган мәдрәсәгә укырга килгәндә без 14-15 яшьлек үсмерләр идек. Әти-әни җылысын калдырып, моңарчы таныш булмаган шартларда дин гыйлемен алырга сусап килдек. Шул чакта Исхак хәзрәт безнең өчен кайгыртучан әни дә, эшкә өйрәтүче, чыдам һәм тәкәккәллек сыйфатларын көндәлек эш-гамәлләребез аша сеңдерүче таләпчән әти дә, искиткеч мәрхәмәтле, остаз-укытучы да булды. Мәдрәсәдә уку еллары –зур тормыш мәктәбе бирде. Еллар үткән саен сагындырып искә төшә Исхак хәзрәт нәсихәтләре дә, динне ничек итеп алып барырга кирәклеген тәфсилләп, сеңдереп аңлаткан Исхак хәзрәт дәресләре дә. , - дип күз яшьләре аша сөйләде бу хакта Әстерханнан килгән дин кардәшебез.

Яшел тышлы, калын, затлы китап һәркемнең күңеленә хуш килде. Тышлыктан  безгә алтынсу сары чапаннан, затлы хөтбә таягы тоткан, җиренә җиткереп эшләнгән чалмадан Исхак хәзрәт Лотфулла сынап карап тора. Әйтерсең, имтихан ала... Гүя ул сорый, искәртә: “Әби-бабаларыбыз сайлап алган дин-исламыбыз кушканча дөнья көтәсезме, урталыкны саклый беләсезме”...

Китапны тәкъдир итү чарасына килгән Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов та, Кабан арты мәчете архитекторы Александр Печниковның оныгы Юлия Негорошкова да, Бөтентатар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә һәм якташлары да хатирәләрен яңарттылар. Очрашуга килгәннәр алдында үзем дә рәхәтләнеп чыгыш ясадым, атаклы дин әһелләре хакында китаплар сериясен әзерләү барышы белән таныштырдым.

Мәҗлестәге чыгышларны мәчет имамы, уку-укыту өчен җаваплы Нурислам хәзрәт Ибраһимов йомгаклады:

Советлар заманында 60 ел буена диненнән биздерелгән халкыбызны кабаттан уятып, санаулы еллар эчендә туры юлга керткән, имамлыкны да, татарлыкны да күркәм төстә аңлата алган, мәдрәсә ачып йөзләрчә варис  тәрбияләгән хөрмәтле дин әһеле белән бергә эшләү, бер юлда, бер фикердә тырышу насыйп булды. Бүген Исхак хәзрәт Лротфулла эшен әлеге нәселдә бишенче буын мулла- Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфулла лаеклы төстә дәвам итә, шуның өчен бөтен тырышлыгын куя.

Әтисе, ерак бабалары мирасын барлап, аларның халык белән эшләү тәҗрибәсен киләчәк буыннарга җиткерү, дәвам иттерү максатыннан Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфулла һәм Галия абыстай Лотфулла  әлеге китапны бастырып, тарих өчен бик тә кирәкле эш башкардылар. Кичәгә килүче һәркем затлы китапны кулга алуга, аларның зур хезмәтләрен бәяләп, ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Вәсилә Рәхимова 

“Исхак хәзрәт Лотфулла”  китабына кергән һәм олуг татар дин әһелләре эшен яктырткан, динебезнең яңа тарихи сәхифәләрен ачып биргән язмаларның берничәсен сайтка да урнаштырырга булдык. 

Гыйлемле булу - олуг бурычтыр

Ильяс хәзрәт Җиһанша ,

Ислам  динен  кабул  итүгә   1000  ел  исемендәге  

Казан  Югары  мөселман мәдрәсәсен 1997 елдан бирле җитәкләүче, ректор

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан шәһәре Югары мөселман мәдрәсәсе Кабан арты мәчет-мәдрәсәсе комплексында оешты. Ул 1926 елны Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүенә 1000 ел тулу хөрмәтенә,

Кабан күленең көнчыгышягында (хәзерге Һади Такташ урамы 26, 28 нче йортлар) салынган. Тарихчылар аны совет хөкүмәте оешкач төзелгән беренче мәчет һәм мәдрәсә диләр, һәм мәчет тантаналы төстә ачылды да, хөкүмәт тарафыннан ябып та куелды дип раслыйлар. Мәдрәсә дә билгеле сәбәпләр аркасында үз вазыйфаларына керешми кала.

Үзгәртеп кору чоры башланып, җылы җилләр исә башлауга, әлеге биналарны халыкка кайтару да көн кадагына килеп басты. Аллаһының рәхмәте белән, ул вакытта Вахитов районы хакимияте башлыгы Сабирхан Мөхәрләмов һәм Татар иҗтимагый үзәге рәисе, мәрхүм Марат Мөлековның ярдәме белән ике ай дигәндә мәсьәлә хәл ителде. 1990 елның июнендә, теркәү дә үтмичә, мәчетне ачып керәләр. Рәсми төстә исә Кабан арты мәчете 1990 елның 12 ноябренда Казан шәһәренең Вахитов районы башкарма комитетының 895 номерлы карары нигезендә мөселманнарга кайтарылды дип исәпләнә.

Әлеге мәчет тирәсендә мәхәллә оештырып һәм халыкны уятып, мәчетне кайтарып бирүне таләп итүче, бу юлда үҗәтлек һәм батырлык күрсәтүче Исхак хәзрәт Лотфулла булды. Мәчет кайтарып бирелүгә, хәзрәтне бертавыштан мәхәллә рәисе итеп тә расладылар. (Әллә ничә хуҗадан калган иске бинаны гыйбадәт кылырлык мәчет рәвешенә китерү мәшәкатьләренә карамастан, 1991 елның 5 Октябренда ук ул мәчеттә Татарстанда беренче булып ике еллык Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә статусын алуга ирешә. - В.Р.)

Ул чор мөселманнарыбыз өчен дистә еллар буе зарыгып көткән, сөенечле вакыйгаларга мул була. 1992 елның июнендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының беренче съезды барган көннәрдә мәчет манарасына тантаналы төстә ай куела. 1992 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 392 номерлы карары нигезендә мәчет белән бер комплекста корылган мәдрәсә бинасы да мөселманнарга кайтарып бирелә. (Совет заманында ул башлангыч мәктәп, бераздан соң балалар бакчасы итеп файдаланыла. Танылган дин әһеле, Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның мәктәп еллары нәкъ менә биредә үтә. Көннәрнең берендә ул манарага менеп азан әйтә. һәм шушы кыюлыгы өчен шактый кыен ала, ди Галия ханым Лотфуллина. - В.Р.) Шул ук елны кичке һәм читтән торып укулар оештырыла. Казанда ачылган тәүге дини уку йортына мөдир итеп Исхак хәзрәт сайлана. Мәдрәсә авыл, район һәм шәһәр мәхәлләләре өчен имам-хатыйблар, мәзиннәр әзерләү бурычын куеп, юкны бар итеп эшкә керешә. Дини уку йорты беренче көннәреннән үк эшне имам Әгьзәм әбү Ханифә мәзһәбенә тугры булган юнәлештә алып баруны максат итә һәм мөселман халыкларына ислам дине нигезләренә өйрәтүне, шәригатъ, хөкемнәрен төшендерүне халыкара дуслык сәясәте, әхлакый тәрбия белән бәйләп алып бара.

Татарстанның беренче казые, танылган дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматов мәдрәсә тарихы хакында «Юл башы» дигән хәтирә-истәлекләрендә әлеге чорны болай тасвирлый: «Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннан үзем имам булып торган Чистай каласында мәдрәсә ачарга хәер-фатихасын сорадым. Ул безгә Чистайда һәм Яр Чаллыда мәдрәсә ачарга рөхсәт бирде. Бу вакыйгадан бераз алдарак кына Уфадагы мәдрәсәдә белем алу өчен гаризалар җыелган, булачак шәкертләр белән әңгәмә үткәрергә мин дә чакырылган идем. Шуннан мөфти хәзрәт берничә шәкертне безгә - Чистайда укыгыз дип җибәрде. Ләкин шәкертләрне ни укытыр, ни яшәтер, ни ашатыр өчен мөмкинлегебез юк. Шуңа карамастан, бу эшкә Чистай мәчете мөтәвәллияте һичбер сүзсез риза булды.

1991 елда Уфада киңәйтелгән Пленум булды. Шунда ДУМЕСның президиум әгъзасы. Татарстанның баш Мөхтәсибе итеп билгеләндем. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Баш мөхтәсиб Казанда - «Мәрҗани» мәчетендә булсын дип боерды. (Моннан алдарак кына Исхак хәзрәт Лотфулла вакыйгалар үсешен бик күпкә алдан күрү сәләтенә ия яхшы стратег буларак мөфтигә Кабан арты мәчетендә мәдрәсә ачу мәсьәләсен кузгаткан. Дини кадрларга зур котлык заманында мәдрәсәнең нәкъ менә башкалада булырга тиешлеген дәлилләгән булырга тиеш. Чистайдагы шәкертләре белән Г.Саматов Казанга кайтсын дигән теләк-ниятләрен җиткергән ул. Мәдрәсәнең нәкъ менә бирегә килеп төпләнүендә очраклылык юк. - В.Р.) Шулай итеп 1991 елның көзендә Чистайдагы мәдрәсә шәкертләре дә Казанга күчте.

Шәкертләрнең торулары мәчетнең өске катында булды. Аскы катында ике сыйныфка бүленеп укулар башланды, шунда ук ашханә ачып, шәкертләрне көненә _3_тапкыр бушлай ашату оештырылды. Икенче сыйныфка Казанда Камил хәзрәт Бикчәнтәйдә укыган кешеләр дә килеп кушылды. Аллаһыга тапшырып, барысы 50 ләп кеше укый башлады. Беренче айларда дәресләрне үземә генә алып барырга туры килде. (Мәчеткә сыймаган шәкертләр Исхак хәзрәтнең һәм мәхәллә тормышына күп игелекләр, ярдәм күрсәткән, күршедә генә яшәүче Дамир кардәш Нуруллин фатирында сыену табалар. - В.Р.)

Бүген дини укуларны оештыру әллә ни авырлык, кыенлыкларга очрамаган кебек тоела. Чөнки күп кенә кешеләр шул социализм чорында дингә карата нинди карашлар булуын фәкать ишетеп, укып кына беләләр. Ул елларда дини

биналарны хөкүмәт үз милке итеп, төрле оешмалар өчен файдаланды. Аларның, әлбәттә, мәчет-мәдрәсә биналарыннан җиңел генә чыгып китәсе килми... Шуның өстенә, ошбу биналарны дин әһелләренә кайтарып бирүче җитәкчеләрнең үзләрен дә эзәрлекләү бара. Менә шул бормалы сәяси тоткарлыкларны ерып чыгып һәм төрле юллар, дәлилләр, законнар эзләп табып алынган биналар һәм ачылган мәдрәсәләр алар. Шул авыр мәшәкатьләр белән динебезгә тырышып хезмәт итүләре өчен, шул мәдрәсә-мәчетне юлга салып башлап йөрүче Исхак әфәнде Лотфуллага һәм Хәмзә әфәнде Якуповка һәм укытучыларга мең-мең рәхмәтләр булса иде. Билгеле, эшләгән кешедә кимчелек булмый калмый. Аллаһ аларның кимчелек-хаталарын ярлыкаса иде. Шунда гыйлем алу дәвам иткән дәвердә әҗер-саваплар бу затларга язылып барса иде.

1992 елның язында Сәгүд Гарәбстаныннан кунаклар килде. Алар 16-25 яшькәчә егетләрне үзләрендә укырга чакырдылар», -дип яза Гаделхак хәзрәт Саматов. Шулай итеп 1992 елның көзендә беренче мәртәбә рәсми рәвештә дистәгә якын шәкерт Мәдинә университетына һәм башка ислам илләренең югары уку йортларына белемнәрен арттырырга, гарәп телен камилләштерергә җибәрелә. Хәзер ул шәкертләрнең күбесе туган илебезгә кайтып, уку йортларында гыйлем бирәләр, төрле тармакларда хезмәт куялар.

1993  елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсенең 21 номерлы карары нигезендә, Кабан    . арты мәчете каршындагы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге 4 еллык мәдрәсә булып теркәлә. (Хәзергәчә әйтсәк лицензия ала.

Бу лицензия мәдрәсәдә уку вакытында шәкертләрне хәрби хезмәткә  алмый тору хокукын бирә һәм  Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфулла раславынча, мондый хокукка ирешкән мәдрәсәләрнең беренчесе була. Җ-В.Р.)

Мәдрәсәнең Кабан арты чорына кайтсак, үзенең шәкертләре белән күчеп килгән Габделхак хәзрәт Саматовтан башка Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр әфәнде Мөбәрәк белем бирделәр. 1993 елның көзендә җөмһүриятебездә гарәп мөгаллимнәре күренә башлады, һәм Иорданиядән килгән Ибраһим белән Габделхәмит остазлар мәдрәсәдә гарәп теле, фикх гыйлемнәрен укыта башладылар.

Шәкертләр арасында кемнәр генә юк иде: югары, урта, махсус белемлеләр, галимнәр, җитәкче урыннарда эшләүчеләр. 90 нчы еллар башында Урта Азия якларыннан күчеп кайтучылар да мәдрәсәдә күп укыды. Ул елларда биредә унга якын милләт вәкиле дин гыйлемен алды. Беренче чорда мәдрәсәгә дини гыйлем аласы килгән кешене кире бормаска, сыйдырырга дигән максат куелды. Кабул ителгәннәр арасында лаеклы ялдагылар да, элеккеге хәрбиләр, тоткыннан азат ителгәннәр дә бар иде. Мәдрәсәнең Кабан арты чоры үсеш-эзләнүләр, укыту-тәрбияне эзлекле бер юнәлешкә салу, яшь мөгаллимнәрнең тәҗрибә туплау дәвере дә булды.

Ректор буларак Исхак хәзрәт педагогик эшчәнлекнең уңышы - акыллы кадрлар сәясәтенә дә нык бәйле булуын истә тотты. Ул шәкертләргә мөмкин кадәр тулы һәм күпкырлы белем бирергә тырышты. Үзе дә укытты, белгәне белән уртаклашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмады һәм иң яхшы остазларны чакырып китерде. Алар арасында гарәп теле белгече, мәрхүм А.В.Савельев, галим Рафаэль Хәкимов, Казан дәүләт университеты галимнәре булды. Ислам фәннәре буенча белгечләр - Суданнан Али Әхмәд Бәкр һәм Төркиядән Калпак Госман һәм Алихәйдәр Игитләр, Мисырдан Мөхәммәд Хафиз чакырылды.

Көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә укырга теләүчеләрнең саны елдан-ел үсә барды. 1996 елдан уку мәйданнары җитешми башлады. Ул чакта мех берләшмәсе карамагында булган «Ал» мәчет бинасын мөселманнарга кайтару артыннан да Исхак хәзрәт йөрде. Ел азагында  ниһаять бина бушатылды. Ремонт эшләре җәелде. 1998 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсе шунда күчте, 1 Октябрьда укулар башланып китте. 1996 елның 26 декабренда мәдрәсәнең 21 нче номерлы боерыгы чыкты. Анда Исхак хәзрәтнең инфарктлар кичерүе сәбәпле 1997 елның 1 гыйнварыннан ректор Вазыйфаларын элеккеге шәкерте, мәдрәсәнең уку-укыту буенча проректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга тапшыруы бәян ителә. Шул ук елны мәчеттә Исхак хәзрәт җитәкчелегендә Милләтара мәдәни-агарту үзәге ачылды. Исхак хәзрәт аны ун ел җитәкләп, бу юнәлештә дә күп кенә башлангычларга юл ярды.

Хәзрәт ректор булып торган дәвердә мәдрәсәдә 15 яшьлек үсмерләрдән алып 70 яшьлек бабайларга кадәр 1500 дән артык кеше гыйлем алды. Алар арасында Рамил Юныс, Ильяс Җиһанша, Рамил Зарипов, Рәхимулла Яруллин, Равил Вәлиуллин, Ильяс Тепаев, Әлбир Крганов, Миңнулла Арсланов, Гыйльмулла Хәлиуллин, Фәрит Кадыйров, Харис Сәлихҗан, Айрат Мөхәммәтҗанов, Габдерәшит Закиров, Ислам Гомәровлар бар. 100 гә якын шәкерт укуын чит илдә уңышлы дәвам итте. Бүгенге көндә Исхак хаҗи Лотфулла шәкертләре Татарстанның, Россиянең һәм элеккеге СССР киңлекләрендә җитәкче-остазларын рәхмәт хисләре белән искә алып, дин ислам юлында хезмәт куялар.

Үз биеклеген булдырды

Ризван хәзрәт Гаязов,

Казанның «Ризван» мәчете имам-хатыйбы

Узган гасырның 80 нче еллар башында Казанда бердәнбер ябылмый калган «Мәрҗани» мәчетенә Әхмәтзәки, хәзрәттән дин сабагы алып йөргәндә таныштым Исхак хәзрәт Лотфулла балачакта ук Лаеш районының Саралан авылында гомер иткән бабам Зыятдиннан алган балангыч белемне лаеклы ялга чыккач тулыландырырга булдым. Әхмәтзәки остаз сабакны бик яшерен төстә һәм һәркемгә аерым-аерым бирә иде. Монысын без дингә иркенлек килеп, телләр «чишелгәч», чордашлар белән аралашканда гына белдек. Конспирация шуның кадәр уйланылган булган: Әхмәтзәки хәзрәт янына кереп сабак алучы бер ишектән чыгып киткән икенче ишектән башкасы керә торган итеп көйләнгән. Ягъни дәрес алучылар берсен-берсе күрмәгән дә, белмәгән дә. Соңыннанрак мине мәчетнең ревизия комиссиясенә дә сайладылар.

Үзем яшәгән Таулар бистәсендә, аны Старые Горки дип тә йөртәләр иде, 1982 елны Габдулла абый Төхфәтуллин белән мәхәллә оештыру хәстәренә керештек. Үз йортлары белән яшәүче, шәхси хуҗалык тотучы халыкка шәһәр үзәгенә бару зур проблема иде. Әлеге дә баягы, транспорт юк. Дини йолаларны үтәү өчен кирәкле әсбапларны да үзебез ясап, үзебездә булдырдык. Алар башта тауның теге ягында яшәүче Исхак абыйлар сараенда торды. Хуҗалар күчеп китәсе булгач, үзебезгә алып кайттым.

Мәчет юк дип тормадык, урлап кына әле бер өйдә, әле икенчесендә теләүчеләргә ислам дине хасиятләрен төшендердек. Үзем белгәнне дингә мәхәббәтле күренүчеләрне намазга өйрәтергә, сорап килүчеләрне өемдә укытырга тырыштым. «Нелегальный», мәчетсез мәхәлләбездә дини йолаларыбызны үтәдек. Иске Таулар халкы баласына исем куштырасы, никах укытасы, мәет җирлисе һәм Коръән ашлары уздырасы булса да, безнең «идән асты» мәчетен тиз таба иде. Халыкка кирәк булдык. Бу гамәлләребез тиешле органнарга тиз барып җитте. Кызыксынулар, тикшерүләр башланды. Чакыртып сорау алуларны әйткән дә юк. Аллаһка шөкер, Раббыбыз көч бирде, кыюлык бирде, сайлаган юлыбыздан тайпылмадык, әкрен генә үз эшебездә булдык.

Пенсиягә чыгуга, үзебез яшәгән тирәдә мәчет салу хыялы белән йөри башладым. 10 елдан артык чаптым. Мәүлет урамында буш җирдә мәчет салырга урын билгеләнгәч, өйгә дәрес алырга килүчеләр саны тагын да артты. Мәчет салуга урын бирелгәч, бер шатлансак, төзелеш башлау өчен вагон китергәч, икенче шатлык булды. Аны күрше-күлән белән чистартып,

тәртипкә китердек. Салкыннар киткәч, мич тә чыгардык. Мәчет төзегәндә шәхси мал-мөлкәтебез белән исәпләшеп тору булмады, тизрәк төзелсен генә. Җәмәгатем Суфия бик еш төзүчеләргә ризык китерә торган булды, бакчабызда үскән яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйлады.

Бу вакытта инде Исхак хәзрәт Казанга күчеп кайткан иде. Аралар тагын да

якынайды. Киңәшеп эшләргә төпле кеше булды дип шатландым. Исхак хәзрәтнең үзенең дә хәле хәл: Кабан арты мәчетен кире кайтару хәстәренә керешкән иде. Мәчет бирелү хәбәрен ишетүгә, мин дә бинаны чистартышырга, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә ашыктым. Мәчет ачып кергән елларда Исхак хәзрәт белән авыллардан кайтып кермәдек. Районнарга чыгып, дингә сусаган халыкка аңлаттык, укырга килергә чакырдык. Кеше килгәнне, ярдәм китергәнне көтеп утыручылардан түгел иде ул. Хәрәкәтчән кеше буларак, барысына үзе җитеште Исхак хәзрәт. Кабан арты мәчетен, анда урнашкан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тулы көченә эшләтү дә, шәкертләр чакыру да юктан бар булмады. Бик тиздән мәдрәсә бүлмәләренә халык сыймый башлады.

Бер сүз белән әйткәндә, Исхак хәзрәт тәвәккәл, үз дигәненә ирешүче ир-егет иде. Дин өчен бик күп эшләр эшләде. Тынгы белмәде. Үзенең дәвамчыларын тәрбияләде, өметле алмаш калдырды. Халык хәтерендә тирән эз калдырды.

Чал тарихлы Казан каласы кыю, туры сүзле, батыр йөрәкле әйдаманнарны да, халык гамен үзенекеннән өстен күргән, тирән гыйлемле дин әһелләрен дә күп күргән кала. Чордашым Исхак хәзрәт Лотфулла әнә шул күпләр арасында үз сүзен әйтеп, көрәшеп, үз биеклеген тудырган шәхес, өлге булырлык дин әһеле.

Күңел таләбе, җан таләбе

Нурислам Ибраһимов, 

Кабан арты мәчете имам-мөгаллиме

Ташкентта «Әл-Бохари» исемендәге Ислам институтында (1989-1993 елларда) укыганда, Казанга кайткан саен Исхак исемле бик тә актив, милләт җанлы хәзрәт хакында ишеткәли идем. Ләкин турыдан-туры танышу булмады. 1993 елны институтны тәмамлагач, Коръән ятларга утырдым. 1994 елның башында Казанга кайттым. Исхак хәзрәт Коръән ятлап йөрүемне ишетеп, мине Кабан арты мәчете каршындагы мәдрәсәгә Коръән ятлаучылар (хафизлар) әзерләү төркеме ачарга чакырды. Кечкенә генә бүлмәдә унлап шәкерт белән Коръән ятлауга керештек. Алар белән бергә үзем дә ятлавымны дәвам иттем. Төп игътибар Коръән ятлауга бирелсә дә, Ислам дине фәннәреннән дә дәрес бирдем. Шуннан соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә гарәп теле һәм дин фәннәрен өйрәттем. Ләкин Исхак хәзрәт, аңа Аллаһының

рәхмәте булсын, мине игътибарыннан ычкындырмады: 1998 елны ул мине Мәскәүгә Коръән-хафизлар бәйгесенә алып барды. Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр берлеге күләмендә оештырылган әлеге ярышта мин призлы урыннарның берсен алдым. МоңаИсхак хәзрәт ныграк шатланды шикелле. Исхак хәзрәт үзе дә Коръән хафиз малае булганлыктан, күңелендә Коръәнгә карата, Хафизларга карата аерым бер мәхәббәт, хөрмәт саклавының бер дәлиле иде бу.

1 999-2006 елларда Рәсәй Ислам университетында эшләдем. 2007 елда Исхак хәзрәт мине кабаттан Кабан арты мәчетенә чакырды. Бу вакытта хәзрәт үзе авырый иде инде. Күп тә үтмәстән ул мәңгелек йортка  күчте. Аның вафатыннан соң мәчет Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфулла карамагына калды. Шуннан бирле мин бу мәчеттә уку-укыту бүлеген җитәклим. Бүген, әлбәттә, Исхак хәзрәт заманындагы рәсми мәдрәсәбез юк, шулай булса да, дини гыйлемгә омтылган милләттәшләребез мәчеткә юлны өзмиләр. Шимбә-якшәмбеләрдә халыкка башлангыч дини белем бирәбез, атна уртасында гарәп теле һәм тәфсир фәннәрен өйрәтәбез. Җәйге һәм кышкы каникулларда балаларга лагерь оештырып, әдәп-әхлак дәресләре уздырабыз. Аллаһ кылган гамәлләребездән Үзе разый булса иде. Исхак хәзрәтебезгә дә хәер-догаларыбыз барып ирешсә иде.

Исхак хәзрәт бик төпле кеше иде. Элеккеге хәрби буларак, аның кешеләр белән эшли белүе сокланырлык дәрәҗәдә иде. Артыгын да, кимен дә сөйләмәс. Кирәк булса, кешесенә карап киңәшен дә бирә, ярдәм кирәк булса - кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Күпкырлы, үрнәк мөгамәләле кеше иде. Уртада нинди генә мәсьәлә күтәрелмәсен, мин белмим дип аптырап тормый, хәбәрдарлыгы җитәрлек һәм әңгәмәне дәвам итә белә иде.

Күзәтүләремнән чыгып, тагын шунысын әйтәсем килә: Исхак хәзрәт мәчетмөнбәренә генә ябышып ятмый, төрледән-төрле аудиториягә кереп, уртак тел -табып һәм матур итеп Исламга өнди белүче зирәкләрнең берсе иде. Ә инде  Исламга матур итеп чакыра белүчене, дәгъваты белән игътибарны җәлеп итәрлек   осталарны   очратса,   шушы   кешене   ничек   тә   мәчеткә   чакыра, мөнбәргә менгезеп, вәгазьгә мөмкинлек тудыра иде. Мин моны хәзрәтнең үтә дә киң күңелле, ягъни демократик рухлы дин әһеле булганлыгының мисалы дип күрәм.

Телебез, милләтебез хакында кайгыртуда Исхак хәзрәт милләтпәрварларңың алгы сафында булды. Имамнар, мөфтиләр, гомумән, динчеләр исеменнән юл яручы булды хәзрәт. Милләт һәм дин. Боларны бер-берсеннән аермыйк дип гел искәртеп торды. Хәзрәтнең дәлилле чыгышлары, ялкынлы үгет-нәсыйхәтләре аша бик күпләр дингә килделәр. Исхак хәзрәт әйтә иде: сез артыгызга борылып карагыз, элек ата-бабаларыбыз кемнәр иде. Барысы да намаз әһелләре иде, үзара татарча аралашалар, диннән дә, милләттән дә йөз чөерүчеләрдән түгелләр иде. Шул ук вакытта Исхак хәзрәт ничәмә-ничә буын дәһрилек тәрбиясе сеңдерелгәннәрнең дин тотучыларга карата булган тискәре карашын, шиген йомшартты. Дингә, дин тотучыларга карата нинди каты, ямьсез мөнәсәбәт иде бит. Каткан күңелләрне йомшарту, бикле ишекләрне дә ачтыру осталыгын тулысы белән дингә хезмәт итүгә багышлаган замандашыбыз иде ул.

Хәзрәт үзенең киенү рәвеше, үз-үзен тотышы, әдәп-әхлагы, яшәү рәвеше белән, эрудициясе белән мөселманлык үрнәген күрсәткән шәхес. Дин дәүләттән аерылган дип, мәгълүмат чаралары икеле-микеле булып торган заманнарда да, хәзрәт телевизордан чыгыш ясарга җай таба иде. Халыкта дингә карата кызыксыну, мәхәббәт уята алды. Ассызыклыйсы килгән фикерем: хәзрәт бу эшләрне берәү дә өстән кушканга, кемдер өйрәткәнгә башкармады. Ул аның җан таләбе, күңел таләбе булды.

Еллар үткәч, дин тотучыларыбыз өчен бик күп мөмкинлекләр ачылгач, әби-бабаларыбызның төшенә дә кереп карамаган шартлар тудырылган хәзерге заман белән чагыштырганда, дини уяну чорына куәтле дулкын булып килеп кергән Исхак хәзрәтнең бер үзе әллә ничә кешегә җитәрлек эшне тартуы — соклану гына түгел, гаҗәпләнү дә уята. Мөмкинчелек бирсәләр, ул әллә ниләргә ирешә алган булыр иде дип уйлыйм. Кызганычка каршы, Исхак хәзрәтне аңламаучылар да күп иде.

Ул чорда мәдрәсә тоту матди яктан да, дини яктан да җиңел эш түгел иде. Исхак хәзрәт беркемгә зарланмыйча, беркемнән соранмыйча мәдрәсә тотты, үз тырышлыгы белән күпме шәкертләр тәрбияләде. Дин иреге бирелеп тә, әле кулга тотып өйрәнерлек бер дәреслек югында, Исхак хәзрәт монда да башлап юл ярды: дини китаплар, дәреслекләр бастырып таратуны җайга салды. Сәүдә нокталарында «Кабан арты мәчете» тамгалы китапларны әле дә очратырга була.

Исхак хәзрәт гаиләсен, нәселен нык кайгыртучылардан да булды. Балаларын тәкъва, дини белемле итүне күз уңыннан җибәрмәде, бик тә туганчылыклы иде, өеннән кунак өзелмәде.

Бүген без - Кабан арты мәчете хезмәткәрләре - Исхак хәзрәт башлап җибәргән     изге     эшне     дәвам     итүчеләр.     Пәйгамбәребез     Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдис-шәрифендә болай дигән: "Кем бер яхшы юлга башлап керешсә,  аның савабы шул кешегәдер. Шул яхшы юлда Кыямәткәчә  кем  йөрсә,   шул  йөргән  кешегә  күпме  савап  булса,   шул микъдарда беренче башлап йөргән кешегә дә әҗер-савап барып тора". Әмин, шулай булсын!

КАБАН АРТЫ МӘЧЕТЕНДӘ КИТАПХАНӘ АЧЫЛДЫ