Гарифулла хәзрәт Гайнуллин

18 март 2015 ел 11:01

“ИМАН” НӘШРИЯТЕ “ГАРИФУЛЛА ХӘЗРӘТ ГАЙНУЛЛИН – КАЗАННЫҢ СОҢГЫ ИШАНЫ” ДИП АТАЛГАН КИТАП НӘШЕР ИТТЕ

Гарифулла хәзрәт Гайнуллин тумышы белән Буа районының Аксу авылыннан. Аңар Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килгән. Совет заманында Мәрҗани мәчетенә йөри,  яшерен рәвештә зикерләр әйтергә, догалар укырга укучылар җыя торган була. 1957 елда хаҗ кыла. Мондый бәхет СССР чорында бик сирәкләргә эләгә. Гарифулла хәзрәт совет чорында бик күп мөселманнар өчен рухи остаз була, югары әхлак үрнәген күрсәтеп яши.  

Гарифулла хәзрәтнең кызы Зөбәрҗәт абыстай Мөхәммәтҗанованың  истәлекләреннән

Әтием турында Габделхак хәзрәт Садыйков әйтә иде: ул кешеләрнең дә «племенной» иде, чөнки әтием төз гәүдәле, нык иде. Авырмады.

Гарифулла хәзрәтнең рухи остазы мәшһүр дин әһеле Зәйнулла ишанның шәкерте Баязид хәзрәт Хайруллин булган. Казанда Баязид хәзрәтнең икенче мөриде Сәйфулла улы Габделхәннән хәзрәт яшәгән. Шулай итеп Гарифулла хәзрәт белән Габделхәннән хәзрәт Нәкышбәндия — халидия тарикатенең остазлары булганнар.

Гарифулла хәзрәт Габделхәннән хәзрәт белән бик дус иде. Аның турында Гарифулла хәзрәт: «Ул Казан каласының котбы», — дип әйтә иде. 

Гарифулла хәзрәтнең кәрамәтләре: аның догасы шифалы иде, күп кешеләрне сәламәтләндерә иде. Төннәрне гыйбадәт һәм зикер белән үткәрә иде.

Бер мәл аны кулга алып «черек» күлгә китерәләр. Допрос вакытында сотрудник: «Мин сине атып үтерәм», — дип әйтә һәм кулы белән куенына үрелгән кебек хәрәкәт ясый. Хәзрәт исә: «Атарга теләсәң ат, ләкин пистолетың анда түгел, ә өстәлеңнең фәлән тартмада ята», — дип әйтә. Шуннан соң хәзрәтне тиз генә иреккә чыгаралар.

Зөбәрҗәт абыстай Казан шәһәренең башка ишаннары турында да бераз хәбәрдар. 

Гарифулла хәзрәттән өлкәнрәк Гыймади хаҗи булган, аның хатыны Мәдхесорур. Гыймади хаҗи Лагерный  тирәсендә яшәгән. Сугыш башлангач Гарифулла хәзрәткә повестка килгән һәм ул Гыймади хаҗи янына юнәлгән. Гыймади хаҗи: «Борчылма, исән кайтачаксың», — дип дога кылган.

Гыймади хаҗига кадәр Казанда Гали ишан булуын да Зөбәрҗәт абыстай искәртте.

Әтием остазы Баязит хәзрәт турында өйдәгеләре сөйлиләр иде: ул вафат булганнан 

соң аның әһәмиятен яхшырак аңладык, аның турында күбрәк белдек, чөнки аның үлүе хәбәрен белүчеләр хәтта чит илләрдән килеп зиярәт иттеләр. Баязит хәзрәт җәяү килеш хаҗ да кылган икән. Аны дәфен итү урынына озатканда да халык күп иде — ике адым атлау белән носилканы күтәрүчеләр алышына торды, чөнки халык аның кемлеген төшенә иде, озатышырга, әҗер алырга теләк шундый көчле иде.

Әтием зикерне бөтен килгән кешеләргә бирми иде. Исемдә калды, ул Зариф мәзингә, Төхватулла исемле кешегә зикер бирмәде. Мәзин исә каршы чыгып: «Башкага барырмын», — диде. Гарифулла ишан: «Мәгънәсе булмас, Аллаһы бер бит Ул», — дип җавап кайтарды.

Әтием зикер кылуга бик җитди карый иде, аны үтәргә керешкәндә — эшкә керешкән кебек, диванга сикереп утырыр иде. Аның өчен бу бик җитди гамәл иде.

Баязид хәзрәт Казанда булгалаган. Бер урында озак тормый иде, органнар кызыксынуын алдан сизә иде. Алар килгәнче сәфәргә чыгып китәргә өлгерә иде. 

Зөбәрҗәт апа Гөлсем апаның сүзләрен китерә: Баязид хәзрәт авырганда Корбан гаетенә бара алмаган һәм тәкбирләрне ишетү өчен краватын чыгарырга сораган. Гөлсем апа әйтүе буенча, үтеп барган мөселманнар бөтен краватны акча белән күмгәннәр. Өч көн ул акчаны санадык дип сөйләгән Гөлсем апа, ул Баязид хәзрәт гаиләсендә ярдәмләшеп йөргән, чәй хәзерләшкән, шакмаклар пешергән. Баязид хәзрәт кызының исеме — Мәсгудә. 

Ул Мәсгудә абыстай Кәримгә кияүгә чыга. Кәрим исә Хамидулла хәзрәтнең улы. Хамидулла хәзрәт Волгоград шәһәрендә имам булып торган ул вакытларда. Хәзерге вакытта Махачкалада Баязид хәзрәтнең  Ләйлә исемле оныгы яши.

Гарифулла ишан Гайнуллин (1894-1984) — последний казанский ишан 

Гайнуллин Гарифулла Гайнуллович родился 24 марта 1894 года в д. Аксу Буинского уезда Симбирской губернии (ныне Буинский район РТ) в семье крестьян. В 1909 году поступил в приходскую начальную религиозную школу, где учился до 1914 года. 

В возрасте 20 лет он выехал из деревни в Донбасс на заработки в угольные шахты. Вскоре в 1915 году был призван в царскую армию. Участвовал в Первой мировой войне. В боях под Варшавой был тяжело ранен, после госпитализации в 1917 году вернулся в родную деревню. 

С установлением в стране Советской власти в конце 1918 года был мобилизован в ряды Красной армии. Участвовал в боях с белогвардейцами. Под Царицыным (сов. Волгоград) в январе 1919 года был тяжело ранен, попал в плен в Деникинскую армию. В плену лежал в санитарном лазарете в г. Ростов-на-Дону. Вскоре был освобожден наступающей Красной армией в январе 1920 года и присоединился к 62 кавалерийскому полку Буденовской армии, где продолжил службу телефонистом. 

После демобилизации в мае 1921 года вернулся в родную деревню. В этом же году в возрасте 27 лет он женился на односельчанке Нурмухаметовой Разие Нурмухаметовне. 

Будучи грамотным, уважаемым односельчанами Гарифулла Гайнуллин был избран в 1923 году членом сельсовета, в 1924 году членом правления кооперации Аксу, а 1927 году членом правления кредитного товарищества Аксу. 

Тяжелое, бедственное положение в деревне вынуждает его в 1930 году уехать на заработки в г. Шатура Московской области, где он работает на стройках. В 1933 году возвращается в д. Аксу, живет на доходы от личного хозяйства. Традиционно жители деревни Аксу занимались выращиванием овощей, в основном моркови и ее продажей. 

Трудное экономическое положение в деревне снова вынуждает его выехать вместе с семьей в 1934 году на заработки уже в Узбекистан в г. Ташкент, где он устраивается путевым сторожем на железной дороге. Проработав около года, в 1935 году переезжает в г. Махачкала к родственнику со стороны жены — известному религиозному деятелю, ученику Зайнуллы ишана Расулева – Баязиду ишану Хайруллину. Работает в Дагестанском рыбном тресте бригадиром. В эти годы Гарифулла Гайнуллин становится мюридом Баязид ишана и посвящает себя в тарикат. 

В 1937 году он вновь возвращается в родную деревню, работает в колхозе и в личном хозяйстве. После начала Великой Отечественной войны в апреле 1942 года Гарифулла хазрат был призван в ряды Советской армии. В Казани проходил обучение военному делу, затем был направлен на оборону Сталинграда. В кровопролитных боях был еще раз тяжело ранен, долго лечился в госпитале, после чего по инвалидности был комиссован от несения военной службы. Вернувшись в родную деревню, он работает в своем хозяйстве, торгует семенами и продолжает совершенствование в тарикате. 

В 1951 году Гарифулла хазрат с семьей переезжает в Казань. Работает сторожем в артели «Химчистка». В октябре 1956 года выходит на пенсию. В Казани Гарифулла хазрат еженедельно тайно собирает своих немногочисленных учеников, проводит совместные зикры, которые могли быть как тихими (хафи), так и громкими (джахри). Число его мюридов не превышало 10 человек, в основном это были пожилые люди. Гарифулла хазрат постоянно посещает мечеть Марджани, активно занимается лечением – ошкеру. К нему часто приходили люди за советом и помощью. Он находился под постоянным жестким надзором внутренних органов.

Одним из близких сподвижников Гарифулла хазрата был Габдульханнан Сафиуллин (ум. в 1973 г.). Он так же являлся учеником Баязида Хайруллина, жил в Казани, был ишаном.

Гарифулла хазрату в 1957 году посчастливилось, одному из немногих людей СССР, совершить большой хадж в святые земли Мекки и Медины.

Умер Гарифулла хазрат 6 апреля 1984 года в возрасте 90 лет. Его похоронили на мусульманском кладбище Ново-Татарской слободы г. Казани. Своим преемником духовного пути он оставил своего ученика, жителя г. Буинска Камиля Бикмухамметова (1922-2000). 

Вместе с женой Разия ханум они воспитали 13 детей (Хамза, Масхут, Исламия, Суфия, Камиль, Ахметзян, Каусар, Амина, Ркоя, Зубарджат, Жаухария, Каусар), из которых многие умерли в младенчестве. В настоящее время в Казани проживают его 3 дочери Зубарджат (1928 г.р.), Жаухария и Каусар (1930 г.р.). 

Последний казанский ишан – Гарифулла хазрат, несмотря на тяжелый период атеизма в истории нашей страны, внес неоценимый вклад в сохранение Ислама, он был духовным авторитетом своего времени. Современники Гарифулла хазрата отмечали его как человека яркой внешности, обаяния, высокой морали, глубокой религиозности и познания. Он обладал необъяснимыми качествами, присущими только ишанам и приближенным к Аллаху людям. До сего времени мусульмане вспоминают его с большим уважением и делают за него молитву пред Всевышним. 

Рашид Маликов, 

аспирант Института истории 

им. Ш.Марджани АН РТ

Башка журналлар

Исхак хәзрәт Лотфулла

2014 елның 12 октябрь көнендә Кабан арты мәчетендә “Исхак хәзрәт Лотфулла” китабын тәкъдим итү...

17 февраль 2015 ел 13:03

Вәлиулла хәзрәт Якупов

1993 нче елның көзендә Вәлиулла хәзрәтнең турыдан-туры катнашы белән, “Мөхәммәдия” ислам институты...

10 октябрь 2014 ел 17:29

Габделхәбир хәзрәт Яруллин

Аллага шөкер, милләтебездә фидакарьләр бар, алар үзләренең булмышларын дингә тулысынча багышлап...

16 сентябрь 2014 ел 17:10

Габделхак хәзрәт Саматов

Татарлардагы Ислам дине тарихы бик бай, ул инде мең ярым ел­лык диярлек дәверне колачлый. Андый...

16 сентябрь 2014 ел 17:00
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана