“Шура” альманахының 22 нче саны дөнья күрде

25 октябрь 2018 ел 14:31

“Шура” дини альманахының егерме икенче саны басылып чыкты. Традициягә тугры булганча, альманахның яңа санында гаилә мөнәсәбәтләренең әһәмияте, гыйлем алуның фазыйләтләре, җомганың өстенлекләре, зинаның зыяны һәм башка вәгазьләр тәкъдим ителгән. Моннан тыш, журналда якынлашып килүче Мәүлид ән-Нәби турында мәкалә басылган.  

Шулай ук “Фәтва” бүлегендә зәкят бирүгә кагылышлы мәсьәләләргә аңлатмалар бирелгән: куелган нормадан күбрәк зәкят бирү рөхсәт ителәме, башка кешенең әҗәтен түләү зәкят булып саналамы?

“Фән” бүлегендә Әбу Хәнифә һәм Әбу Йосыфның укучысы булган Заһир әр-Риваяның (ул имам Мөхәммәд исеме белән билгеле) хезмәтләре тикшерелә.

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Журнал, инкыйлабка кадәрге Россиядә чыга башлаган булса да, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә үз эшчәнлеген 2014 елдан яңартып җибәрде. Квартал саен чыга торган альманах мәчет имамнарына юнәлтелә. Басмада җомга вәгазьләре, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар бастырыла. Шунысы әһәмиятле, ​альманах Татарстанның барлык мәчетләрендә дин тәгълиматы ягыннан тикшерелгән бердәй вәгазьләр укуны тәэмин итә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана