"Шура"ның өченче саны чыкты

23 октябрь 2014 ел 15:35

09.12.2013 11:02
Дини альманах “Шура”ның өченче саны дөнья күрде. "Хузур” нәшрият йорты нәшер итә торган журнал Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә Татарстан имамнары өчен кварталга бер тапкыр татар телендә чыгарыла.

Бу сан  248 битле булып, Мәүлид бәйрәменә багышлап дөнья күрде. Басмада Мәүлид бәйрәменә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә багышланган шактый язмалар бирелгән. Моннан тыш  динебезгә кагылышлы күп сандагы темаларны колачлаган басманың өченче санында да, алдагылардагы кебек, имамнар өчен киләсе өч айда һәр җомгада сөйләр өчен вәгазьләр урнаштырылган.

“Хәнәфи мәзхәбенең дәлилләре”, “Динебез- Ислам дине”, “Дин гыйлеме”, “Фән”, “Әңгәмә”,  “Публицистика”, “Сорау-җавап”, “Мирасыбыз”, “Догалар” дигән рубрикалардан тыш яңа сәхифә – “Әдәбият” тәкъдим ителә. Мирасыбызның бер сәхифәсе буларак, “Шура”ның 1916 ел, 1 гыйнвар санында чыккан  иске татар имлясындагы мәкалә белән дә танышырга мөмкин.

“Шура” 2000 данә тираж белән басылды һәм республиканың һәр имамына тапшырыла. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана