"Шура"ның бишенче саны дөнья күрде

23 октябрь 2014 ел 15:37

30.06.2014

Республика имамнарына атап әзерләнгән «Шура» журналының бишенче саны дөнья күрде. Бу сан, нигездә, мөбарәк ай- Рамазанга багышлана. Рамазан ае өчен махсус  вәгазьләр, Ураза гаете хөтбәсе бирелгән. Шулай ук рамазан аеның фазыйләтләре, рамазан хакында хәдисләр, ураза тотуга кагылышлы мәкаләләр урнаштырылган.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең татар имамнары форумында ясаган чыгышы һәм динебез үзенчәлекләрен аңлаткан вәгазьләре белән дә танышырга мөмкин. Нурислам хәзрәт Ибраһимов, Илъяс хәзрәт Җиһаншин, Ришат хәзрәт Курамшин һәм башка дин әһелләре, нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгечләре әзерләгән эчтәлекле вәгазьләр халкыбызга ислам кыйммәтләрен җиткерә. Күп сандагы дини сорау-җаваплар четерекле мәсьәләләрне аңлатып бирәләр.

400гә якын битле булып дөнья күргән “Шура” альманахының бишенче саны бай рухи мирасыбызны яктыртуны дәвам итә. Әйтик, Ризаэддин Фәхретдинның инкыйлабка кадәр 1913 елда  “Шура”да басылган «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хәдисәләр фөзули” мәкаләсе белән бүгенге заман укучылары да таныша ала.

Журналда татар теленә өйрәтүче дәрес, мөселман уку йортларына кагылышлы мәгълүматлар, намаз вакытлары, көн дә укый торган догалар урын алган.

Шагыйрьләр Рәис Сафин белән Ринат Нуруллинның динебезне зурлаган иҗаты да укучылар күңеленә хуш килер.

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер тапкыр нәшер ителә.  Альманах республиканың барлык имамнарына бушлай таратыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана