string(49) "http://dumrt.ru/muhtasibates/muhtasibates_54.html"

Мөхтәсибәт яңалыклары

  • 21/03/2016
    18 мартта Арча районы Урта Курса авылының “Мөхәммәтвафа” мәчетендә вәгазь кичәсе булды. Бу юлы Болгар шәһәрендәге “Ак мәчет” имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов вәгазь сөйләде. Чарага 50 гә якын кеше җыелды.
  • 17/03/2016
    Бүген Арча хакимияте бинасында “Гаилә институтын ныгыту, гаилә тормышын һәм рухи - әхлакый традицияләрне саклау” дигән темага түгәрәк өстәл булып узды. Чарада район җитәкчеләре, имам-мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев һәм башка дин әһелләре катнашты.
  • 11/03/2016
    Бүген Арча үзәк мәчетендә Арча районы мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы булып узды.
  • 06/02/2016
    Бүген Арча шәһәренең Көнчыгыш бистәсендә яңа аякка басып килүче мәчеттә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы булып узды. Бүгенге җыелыш шуның белән үзенчәлекле булды: районыбыз имамнары азан әйтү буенча үзенең осталыкларын күрсәттеләр.
  • 14/01/2016
    Бүген Арча Үзәк мәчетендә Арча районы мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы булды. Чарада районыбызның авылларыннан килгән имам-мөгаллимнәребез, Казан шәһәренең “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Марсель хәзрәт Сабиров катнашты.
  • 06/01/2016
    Чара дини шигырьләр, мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр белән үрелеп барды. Чарага бик күп кунаклар җыелган иде.
  • 12/11/2015
    Арча үзәк мәчетендә район мәчетләрендә дини укулар алып баручы укытучылар семинары булды. Ошбу чарага “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм Диния нәзарәтеннән уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин килгән иде. Шулай ук ошбу чарада күрше Саба районыннан килгән кунаклар да катнашты.
  • 02/11/2015
    1 ноябрьдә Шушмабаш авылында мәчет ачылуга 10 ел тулу уңаеннан зур вәгазь кичәсе уздырылды. Ошбу чарага күп кунаклар килгән иде. Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, мәчетнең сафка басуына сәбәпче булган төп иганәче Габделхәй Кәримов катнашты.
  • 30/10/2015
    Быелгы көз айларында Арча районыннан армия сафларына 76 егет китә. Беренче төркем 24 октябрьдә китте. Аларның икесе Новороссийскида хәрби флотта, өчесе Новочеркасскта, икесе Кемерово өлкәсендә. 28 октябрьдә тагын 10 егетне ил сагына озаттылар. Чара Арча мөхтәсибәте вәкилләре дә катнашты.
  • 29/10/2015
    1 ноябрь көнне сәгать 10 да Арча районы Шушмабаш авылында яңа мәчет ачылуга 10 ел тулу уңаеннан вәгазь кичәсе оештырыла. Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашыр дип көтелә.
Битләр

МӘКАЛӘЛӘР