string(49) "http://dumrt.ru/muhtasibates/muhtasibates_56.html"

Мөхтәсибәт яңалыклары

  • 20/06/2016
    Биредә ул район башлыгы Гатиятуллин Рамил Хәким улы, имам-мөхтәсиб Әнвәр хәзрәт, җирлектәге мөселманнар белән очрашты.
  • 05/04/2016
    Баулы мөхтәсибәтендә юалалар арасында Коръән бәйгесе үтте. Чарада 40 ка якын бала катнашты. Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе катнашучыларны сәламләп, Изге Китапны уку фазыйләтләре хакында сөйләде һәм бирегә килгән балаларга, аларның ата-аналарына рәхмәтләрен белдерде.
  • 29/03/2016
    Баулыда Башкортостан Республикасы мөселманнарының беренче спартакиадасы үтте. Чарада Татарстанның Баулы шәһәре һәм Ютазы районының Уруссу бистәсе мөселманнары да катнашты.Мөселман спортчылары мини-футбол, кул көрәштерү, аркан тарту буенча көч сынашты.
  • 10/03/2016
    10 мартта Баулы районының “Өмет” мәчетендә сөекле Пәйгәмбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гә багышланган дини чара үткәрелде.
  • 09/03/2016
    5 мартта Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Ютазы мөхтәсибәте командалары волейболда көч сынашты. Чара башында Коръән аятьләре укылды һәм бәйгене оештыруга саллы өлеш кертүче көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшинга, Баулы районы башлыгы урынбасары Фоат Хасиятуллинга һәм “Универсальный” залы җитәкчесе Равил Нагимулла улына рәхмәт хатлары тапшырылды.
  • 19/02/2016
    17 февральдә Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә район мөхтәсибәте имамнарының чираттагы җыелышы булды. Җыелыш барышында имамнар үткән елга нәтиҗә ясады һәм район Аксакаллар шурасы әгъзаларын, рәисен сайлады.
  • 01/02/2016
    29 гыйнварда Баулы мөхтәсибәтенең Өмет мәчетендә район имамнары җыелышы булды. Җыелышта ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар, мәчетләргә төрле яклап ярдәм күрсәткән мәхәллә халкына рәхмәт хатлары тапшырдылар һәм якын арада оештырылачак чаралар исемлеген барладылар.
  • 15/01/2016
    Баулы мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы булды. Дин әһелләре узган елга нәтиҗәләр ясады һәм киләчәккә максатларны барлады. Очрашу барышында имамнарга “Хузур” нәшрият йортының “Шура” журналы һәм Г. Әдһәмовның “Дингә өндәү нигезләре һәм имам вазыйфалары” китабын таратты.
  • 11/01/2016
    Смена барышында балалар ислам нигезләре буенча белемнәрен арттырды, спорт уеннары белән шөгыльләнде.
  • 21/12/2015
    Баулы мөхтәсибәте инвалидлар җәмгыяте белән берлектә Мәүлидкә багышланган чара үткәрде. Анда Баулы районының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, республикабызның көнчыгыш районнары казые Марат хәзрәт Мәрдәншин һәм район советы аппараты җитәкчесе Ринат Хәмидуллин катнашты.
Битләр
12

МӘКАЛӘЛӘР