Буа районының Карлы авылында ифтар үтте

13 июнь 2017 ел 15:15
Буа районының Карлы авылында ифтар үтте

12 июнь Буа районының Карлы авылы мәдәният йортында ифтар ашы узды. Дүртенче ел рәттән әлеге чарага әлеге авылда туып үскән, бүгенге көндә Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, мәдрәсә мөдире  булган Фәһим хәзрәт Әхмәтҗәнов тырышлыгы белән үткәрелә.

Быелгы табынга Карлы авылын хөрмәт итеп киләгән имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсанов, авыл имамы Равил хәзрәт Саетморатов, Буа хакимияте вәкиле Илдар Еримеев, Буа мәдрәсәсе мөдире Рәшид хәзрәт Маликов, Төркия мәмләкәтеннән килгән коръән-хафиз Ильяз әфәнде  һәм авыл мәчете аксакаллары,  абыстайлар бар иде.

Беренчеләрдән булып Фәһим хәзрәт үз исеменнән авыл халкына чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп Изге Рамазан ае белән котлады. “Авылымның бизәкләре  сез, сез булмасагыз мәҗлеснең яме дә булмас иде,”- дип әйтте хәзрәт җыелган авылдашларына. Мәҗелес барышында кунакларга сүз бирелде. Илдар Фәрит улы халыкка барлык кылган гамәлләрегез ураза аенда кабул булсын дип теләде.

Рәшид хәзрәт үзенең теләкләрен җиткереп, авыл халкы һәммәсе дин тотып яшәсен иде дип яңа 2017 уку елына Буа мәдрәсәсенә  укырга чакырды.

Ильяз әфәнде үзенең моңлы тавышы белән Корьән укып таң калдырды,  киләчәккә догалар кылынды.

Шамил хәзрәт Вәлиуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана