Чаллы мөгаллим-мөгаллимәләре киңәш тотты

04 октябрь 2017 ел 10:15
Чаллы мөгаллим-мөгаллимәләре киңәш тотты

3 октябрьдә “Ак мәчет”тә Чаллы мәчетләре якшәмбе укытучыларының шәһәр күләмендәге киңәшмәсе булды. Анда шәһәр имамнары да катнашты. Киңәшмә барышында яңа уку елына бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Укытучыларга шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Илназ хәзрәт Яхин, шәһәрнең Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе Равия ханым Зиярова якшәмбе укуларын нәтиҗәлерәк итү буенча үз фикерләрен җиткерделәр.

Киңәшмәдә хаҗ сезонына әзерләнү буенча да сүз булды. “ДУМ РТ ХАДЖ” менеджеры Айдар Бикмөхәммәтов чыгыш ясады һәм сорауларга җаваплар бирде.

Киңәшмә ахырында  укытучыларга Чаллы “Хәләл-Үзәге” бүләге – уку әсбаплары таратылды. Алар мәчетләрдәге беренче уку елын башлаучыларга да бүләк итеп биреләчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана