Чаллыда хаҗга әзерлек башланды

09 октябрь 2017 ел 15:19
Чаллыда хаҗга әзерлек башланды

Бүген Чаллының “Туфан” мәчетендә хаҗ буенча лекция узды. Хаҗ белән кызыксынучылар алдында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин чыгыш ясады. Ул хаҗ гыйбадәте, аның фазыйләтләре турында бик тәфсилләп сөйләде. Чөнки Илназ хәзрәт хаҗ сорауларында теоретик яктан гына түгел, ә практик яктан да бик әзерлекле хәзрәт. Ул берничә ел олуг хаҗда мөхтәсибәтнең хаҗ төркемнәрен җитәкли. Илназ хәзрәт лекция-әңгәмә ахырында хаҗ хөкемнәре, хаҗда дога кылу тәртибе турындагы һәм башка сорауларга җаваплар бирде. Әлеге дәресләрдә утызга якын кеше катнаша.

Шулай ук ноябрь аеннан “Ихлас” мәчетендә укулар оештыру каралган. Алар һәр атна “Ихлас” мәчетендә иртәнге 8 сәгатьтән үтәчәк. Хаҗ дәресләрен башка мәчетләрдә дә уздыру күздә тотыла.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана