Яңа Чишмә мөхтәсибәте спорт ярышлары оештырды

04 февраль 2018 ел 08:06
Яңа Чишмә мөхтәсибәте спорт ярышлары оештырды

3 февраль көнне Яңа Чишмә спорт комплексы – “Олимп” бинасында мөселман командалары арасында Яңа Чишмә мөхтәсибәте оештырган районкүләм волейбол ярышы булып узды. Ярышта 6 команда көч сынашты. Алар: Яңа Чишмә, Чаллы Башы, Шахмай, Акъяр, Тубылгы Тау, Зирекле авылы командалары. Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Лаврентьева Ольга Александровна командаларны сәламләде, ярышта уңышлар теләде. Ярыш бик кызыклы һәм киеренке барды һәм, ниһаять, җиңү яулаучылар ачыкланды. Беренче урынны Чаллы Башы авылы командасы, икенче урынны Зирекле авылы командасы, өченче урынны Тубылгы Тау командасы яулады.

Район мөхтәсибе командаларга дипломнар һәм бар катнашучыларга да бүләкләр таратты. Илгиз хәзрәт Әшрәпов бу ярышта мөселман яшьләренең сәламәт яшәү рәвеше җиңгәнлеген азсызыклап үтте. Командаларның бергәләшеп намаз укулары – яшь мөселманнарның бердәмлегенең иң беренче сыйфатларыннан булып тора.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана