Көнбатыш казыяте кубогына волейбол ярышы узды

09 апрель 2018 ел 13:10
Көнбатыш казыяте кубогына волейбол ярышы узды

8 апрель көнне Чүпрәле “Юность” спорт сараенда Көнбатыш казыят кубогына волейбол ярышы булып узды. Ярышта Буа командасы, Кайбыч командасы һәм Чүпрәле районнарыннан 2 команда катнашты.

Чарада зур кунаклардан Чүпрәле муниципаль башлыгы ярдәмчесе Марат Гафаров, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Гыйниятуллин Дамир хәзрәт катнашты.

Беренчеләрдән булып оештыручы буларак Чүпрәле имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде, фатихасын бирде.

Уенчылар тупланып уенны башлап җибәрделәр. Уен барышында уенчылар тәмле сый-хөрмәт, чәй, кофе белән сыйланып торды.

Өйлә намазыннан соң нәтиҗә ясалды.  

1нче урын – Чүпрәленең 1 нче командасы;

2нче урын – Буа командасы;

3нче урын – Чүпрәленең 2 нче командасы;

4нче урын – Кайбыч командасы.

Ахырдан мөхтәсибәт исеменнән истәлекле бүләкләр, казыят исеменнән мактау кәгазьләре таратылды.

Килгән кунаклар әзерләнгән мул табын артында сыйланып утырдылар. Катнашучылар Чүпрәле мөхтәсибәтенә,  оештыручыларга: “Безгә иң мөһиме булган аралашу бүләк иткәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез”, – диделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана