Буа мөхтәсибәтендә Рамазан аена кагылышлы имамнар җыелышы үтте

04 май 2018 ел 10:00
Буа мөхтәсибәтендә Рамазан аена кагылышлы имамнар җыелышы үтте

3 май көнне Буа шәһәре һәм Буа районы авылы имамнары җыелышы булып узды. Әлеге чара Буа мәдрәсәсендә рамазан ае якынлашуга багышлап оештырылды.

Җыелышны имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов башлап җибәрде. Ул имамнарны рамазан ае якынлашуы белән чын күңелдән котлады. Аларга изге рамазан аен исәнлек-саулык белән, күп кенә изгелекләр кылып үткәреп җибәрергә дигән теләкләрен җиткерде, аерым алганда фитыр, фидия сәдакалары темасына тукталды, сәхәр белән авыз ачу вакытларын төгәл бәян итте, имамнар сорауларына җавап бирде, авылларда ифтар мәҗлесләрен алып баруы турында аңлатты.

Шулай ук мөхтәсиб имамнарга шәһәдәтнәмәләр тапшырды, исән-имин эшләүләрен теләде.

Фәһим хәзрәт Сөләйманов зират, мәет мәсьәләләренә тукталып үтте. Имамнарга Рамазан аена намаз вакытлары таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана