10 еллык мәхәллә

07 май 2018 ел 18:07
10 еллык мәхәллә

7 май  көнне Буа районының “Хаҗилар” мәчетенә 10 ел тулу уңаеннан бик матур чара булып узды.

Килгән кунаклар арасында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Фәрит улы, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Рәхимҗан улы, Иске Суыксу авылы имамы Линур Рафик улы, ПМК-6 җитәкчесе Фәрит Минали улы, ПМК-6 Раян Хаҗи улы, мәхәллә халкы катнашты.
Шамил хәзрәт Вәлиуллин төшергән “Хаҗилар” мәчетенең төзелеш вакытыннан алып ачылышына кадәр булган тарихи видео язмасы карау белән башланып китте.
Мәҗлесне имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт бу мәчет районда иң алдынгы мәчетләрдән берсе, мәчете дә күркәм, халкы да ягымлы диеп сүзне шуннан башлады.
Фәһим хәзрәт кыскача мәчеттә ун ел эшләнгән эшләр белән таныштырып үтте, ярдәм иткән һәр бер халыкка үзенең рәхмәтен ирештерде.
Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәчет имамы Фәһим хәзрәткә, мөфти тарафыннан бирелгән шәһәдәтнәмәсен тапшырды. Буа мөхтәсибәте исеменнән мәчетнең үзенә рәхмәт хаты, сертификат белән бүләкләде. 
Мәҗлес әзерләнгән мул табын артында дәвам итте. Ахырда мәчеттә өйлә намазын уку белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана