Чуракай авыл җирлегендә ифтар мәҗлесе үтте

07 июнь 2018 ел 14:37
Чуракай авыл җирлегендә ифтар мәҗлесе үтте

Изге Рамазан ае тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Районыбызның авыл җирлекләрендә дә ифтар ашлары үткәрелә. Авыз ачтыруны хәзер аерым йортларда гына түгел, мәчетләрдә дә авылның барлык мөселманнарын җыеп үткәрү гадәткә керде. Ураза тоткан халыкны шулай бергә җыеп, Коръән сүрәләре, вәгазьләр укып, хәләл сый-нигъмәтләр белән авыз ачтыру бик саваплы гамәл.

Әнә шундый саваплы ифтар ашы районыбызның Чуракай авыл җирлегендә 6 июнь көнне үтте. Барлык авылдашлар, мөселманнар өчен мәктәп бинасында үткәрелде ул. Ифтар мәҗлесен әлеге авылда яшәүче Назыйм Шәехов гаиләсе һәм балалары оештырды. Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән беррәттән Төркиядән килгән Ариф хәзрәт тә катнашты биредә. Вәгазь сөйләнде, шулай ук килгән кунаклар, авылдашлар төзекләндерүдән соң Чуракай авыл мәктәбе белән таныша алдылар.

Тәравих намазы исә Чуракай авыл җирлегенең Шәмсун мәчетендә укылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана