Арчада мөселманнар арасында республикалүләм футбол ярышлары узачак

04 июль 2018 ел 09:43
Арчада мөселманнар арасында республикалүләм футбол ярышлары узачак

  8 июльдә Арчада мөселманнар арасында республикакүләм футбол ярышлары узачак. Анда Түбән Кама, Апас, Саба, Яр Чаллы, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче һәм башка район командалары катнашачак. Арча мөселманнары данын ике команда яклаячак. Беренче өчлеккә кергән җиңүче командалар Арча районы мөхтәсибәтенең Кубогына ия булачак. Иң җитез уенчыларга кыйммәтле бүләкләр тапшыру каралган. Футбол ярышлары ачылышы тантанасында мөселман спортчыларын Арча муниципаль районы администрациясе вәкиле һәм районның имам–мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев сәламләр дип көтелә. 

Арча мөхтәсибәте даими рәвештә спорт ярышлары оештыра, агымдагы елда гына республикакүләм чаңгы, район күләмендә хоккей һәм волейбол ярышлары үткәрде. Татарстанның иң зур мөхтәсибәте буларак, биредә бүгенге көндә 82 мәчет эшли, җомга намазында һәр мәчеттә 120гә якын кеше җыела.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана