Буа мөхтәсибәтендә 8 нче мәчет

10 июль 2018 ел 08:49
Буа мөхтәсибәтендә 8 нче  мәчет

2018 нче елның 9 июнь Буа шәһәрендә яңа бистәдә 8 нче мәчет торгызу уңаенан беренче нигезен казу тантанасы булып узды. Тантанада  район башлыгы Жәббаров Марат Азат улы, исполком җитәкчесе Камаретдинов Ранис Рафис улы,  Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин,  район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Казанның 1000 еллык мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиганшин, татар конгрессы вәкиле Фәрит Фәизович, Ульян өлкәсе имам-хатыйбы Рафаэль Әмин улы,  мәчет имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Вәлиуллин, бистәдә яшәүче мәхәллә халкы, Буа районы һәм авылларыннан хәзрәтләр катнашты. 

Сүз Көръәни Кәрим укуы белән башланып китте.  Беренчеләрдән булып Марат Азат улы Буада тагын бер мәчет торгызылуы белән чын күңелдән котлады, мәхәлләгә уңышлар теләде. Һәр бер килгән кунак үзенең җылы тәбрикләүләрен җиткерде. Аннан соң  төп вакыйга булган  мәчет нигезенә барып тәкъбирләр әйтеп беренче туфрагын казу  белән башланып китте. Кунаклар һәм килгән халык булачак мәчет янында шатёрда эзерләнгән мул табын алдында иртәнге пылау белән сыйландылар. Мәчет сафка  бассын диеп тагын бер кат догалар кылып тәмамланды.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана