Балык Бистәсе районы Чыршылы Елга авылында хаҗилар белән очрашу узды

07 сентябрь 2018 ел 09:44
Балык Бистәсе районы Чыршылы Елга авылында хаҗилар белән очрашу узды

Кичә Балык Бистәсе районы Чыршылы Елга авылы мәчетендә хаҗилар белән очрашу булды. Чарада быел хаҗ кылып кайткан мөселманнар сәфәр турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты. Кичәдә Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, хаҗ сәфәре вакытында табиб вазифасын башкарган Госман Гомәр улы катнашты.

Вәгазьдән соң Чыршылы Елга авылы халкы шундый очрашуларның дәвамлы булуын теләп, хаҗиларга рәхмәтен белдерде. Кичә зәм-зәм суыннан авыз итү һәм дога кылу белән төгәлләнде.  

Быел Балык Бистәсе районыннан 13 кеше Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы программасы буенча хаҗ кылу бәхетенә иреште. Гомумән алганда, быел 1800 татарстанлы хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Аларның барысы да «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторын сайлады. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана