Чаллыда балалар өлкәннәрне хөрмәтләде

05 октябрь 2018 ел 15:53
Чаллыда балалар өлкәннәрне хөрмәтләде

Җылы сүз – җан азыгы диләр. Шул уңайдан бүген, "Хәзинә" мөселман балалар клубы балалар белән берлектә "Әбекәй-алтыным" дип исемләнгән күңел ачу иртәсен билгеләп үтте. Балалар әбиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, үз куллары белән ясаган кул эшләрен hәм розалар буләк иттеләр. Бу очрашу өлкәннәрнең күңелләрендә бик матур истәлекләр калдырды, алар күңелләре белән яшьлек елларына кайтып килде. Моны эшләргә татар халкынын "Чума үрдәк, чума каз" жырлы уены ярдәм итте. Ахырда сабыр, йомшак кунелле әбиләребез үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларга нәсыйхәтләр җиткерделәр, оныклары белән бергәләп табын янында җомга кучтәнәчләре белән чәй эчтеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана