Чистайда Мәүлид кичәсе

30 ноябрь 2018 ел 10:48
Чистайда Мәүлид кичәсе

28 ноябрь көнне “Әниләр” мәчетендә Мәүлеткә һәм Әниләр көненә багышлап зур  бәйрәм уздырылды.

Бу кичәдә Сафиуллин Алмаз хәзрәт, мәчетне төзергә ярдәм итүче Халидә ханым,укытучылардан Әминә ханым һәм Айсылу ханым,  мәчет каршында оештырылган укуга йөрүче бер төркем ханымнар һәм балалар,Чистай шәһәренен балалар бакчаларында татар теле укыту методистлары, Чистай шәһәрендәге “Миледи- баш киемнәре”  тегү белән шөгыльләнүче, Чистай шәһәренең мөселман яшьләре активисты Дилбәр ханым  катнашты.

Чакырылып китерелгән кунаклар арасында шулай ук Чистай шәһәренең гарепләр җәмгыяте һәм сукырлар җәмгыятеннән дә вәкилләр  бар иде. Бу кунакларны чакыру “Әниләр” мәчете өчен инде күптән матур бер гадәткә әйләнгән. Биредә уздырыла торган куп кенә мөселман бәйрәмнәре алар катнашында үтә.

Кичәнең төп өлешендә  Алмаз хәзрәт Мәүлет бәйрәме турында , безнең пәйгамбәребез (с.г.в.) турында сөйләде, тарихи битләрне искә төшерде. Әниләргә багышлап сөйләгән вәгазь сүзләре дә бик дулкынландыргыч булды. Җыелган кунакларыбыз Ислам диненең Әниләрне бик зур югарылыкларга күтәрүенә бер генә дә шикләре калмады.Алмаз хәзрәт шулай ук корьән сүрәләре дә укыды, салаватлар әйтте, бик күп догалар кылды.

Кичәне бер төркем балалар дәвам итте.Укытучылары Айсылу ханым белән алар Мәүлеткә һәм әниләргә багышлап бик матур шигырьләр, мөнәҗәтләр сөйләделәр. Аларны тыңлавы да әниләргә бик рәхәт булды.

Кунаклар алдында “Миледи- баш киемнәре”  тегү белән шөгыльләнүче Дилбәр ханым  мөселман яулыкларын матур итеп бәйләүнең җиңел ысулларын өйрәтеп, мастер-класс күрсәтте.Ул үзенең чыгышында хатын-кызларыбызның мондый сорауны бик еш бирүләрен әйтте, әниләргә яулык бәйләүнең берничә  җайлы ысулын күрсәтте.

Кичәнең икенче өлеше  мәчетнең  ашханәсендә зур зәвык белән төзелгән  аш өстәлләре артында дәвам итте.Биредә ашханәнең хуҗасы Фәридә ханым шулай ук барлык кунакларны зур бәйрәмнәр белән тәбрик итте, кунакларның һәрберсенә бүләкләр тапшырды.

Өстәл артында аралашу бәйрәмгә багышланган шигырьләр уку белән үрелеп барды.Кунаклар ның чыгышларында  бәйрәмне оештыручыларга, мәчетне төзергә ярдәм итүче Халидә ханыма, Әсхат әфәндегә зур рәхмәт сүзләре ишетелде, мәчеттә һәрвакыт хөкемсергән җылылык, кешеләргә булган игьтибарлылык ассызыкланды.  Шулай ук зур рәхмәт сүзләре дини вәгазьләр сөйләүче Алмаз хәзрәткә, күп дини гыйлем бирүче укытучы Әминә ханыма, ашханә хуҗасы Фәридә ханыма, аның командасына да ирештерелде.

Кичә бик матур, бай эчтәлекле һәм искиткеч файдалы булып узды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана